Апаста яңа күпфатирлы йорт кулланылышка тапшырылды
Районда яңа 24 фатирлы йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды
(4 февраль, “Апастово-информ”).
Йорт бинасы - дүрт катлы. Йортта 24 фатир урын алган. Йортны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды төзеде.
Йортны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов катнашты.
-Бүген бик шатлыклы көн. Әлеге матур йорт өчен Татарстан Республикасы Рәисенә, җитәкчелеккә район халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Мондый йортлар күбрәк булсын иде. Икенче йорт янәшәдә төзелә. Киләчәккә тагын максатларыбыз бар. Өйләребез җылы, тыныч, бәрәкәтле, гаиләләр бәхетле булсын, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм төзүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та райондашларны әлеге мөһим вакыйга белән тәбрикләде.
-Республикада халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Алар 50гә якын республика программасы нигезендә эшләнелә. Һәр ел саен социаль-мәдәни биналар ачабыз. Яңа йорт хуҗаларын котлыйбыз. Йортларыгызда җылы булсын, фатирыгызның рәхәтен күрегез, - диде ул.
Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин районның үзгәрешләр кичерүен билгеләп узды.
-Апаста район башлыгы тырышлыгы белән күп эшләр башкарыла. Яңа стадион, балалар бакчасы төзелә, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләнә. Халыкка бик күп яңа биналар хезмәт күрсәтә. Барысы да дәвамлы булсын, бу йорт та соңгысы булмасын, - диде Максим Топилин.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов йортның «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты нигезендә төзелүен һәм халыкны торак белән тәэмин ителешен арттыру төп бурычларның берсе булуын ассызыклады.
Йорттагы барлык фатирлар яшәү өчен әзер, сантехника, газ плитәләре, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.
Яңа фатирлы булган райондашлар да шатлыгын яшермәде.
-Район хастаханәсендә эшләгәч, минем һәр көнем юл белән бәйле иде, Буадан йөреп эшләдем. Бу бик күп вакытны алды. Бүгеннән барысы да үзгәрде. Горурланып әйтә алам: мин бүгеннән Апас районы кешесе. Күршеләрем дә хезмәттәшләрем, укытучылар, социаль өлкәдә эшләүчеләр булачак. Без күчтек. Яңа, матур, уңайлы фатир өчен зур рәхмәт, - ди Апас үзәк район хастаханәсенең паталогоанатомия бүлеге табибәсе Елена Абаринова.
Апаста яшәүче Шәфигуллиннар да яңа фатирлы булды. Яшь гаилә өч бүлмәле фатир алу бәхетенә иреште. Рамил һәм Эльвира Шәфигуллиннар уллары Рамзан, Тамирлан һәм Ризван белән берлектә яңа торакка күченгән дә инде.
-Социаль ипотека программасы буенча тораклы булдык. Без бик шат. Мәктәпкә, балалар бакчасына да якын, бик зур рәхмәт, - диде алар.
Әлеге йортның диварына якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Рем Абзалов, Дмитрий Горбунов, Салават Каримов портретлары ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев