Апаста “Ура, авылга!” проекты кысаларында лагерь башланып китте
23 июньнән районда «Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә “Ура, авылга!” лагере эшли башлады. Әлеге проект икенче ел гамәлгә ашырыла.
(23 июнь, “Апастово-информ”).
Әлмәндәр авыл җирлегенә җәйге каникулга кайткан 60лап бала җыелды.
“Ура, авылга” проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылды. Лагерьлар республиканың 10 районында уза. Шулар арасында безнең район да бар. Шәһәрдән авылга, әби-бабасына җәйге каникулга кайткан балалар 5 көн дәвамында авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телендә сөйләшеп, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышачаклар. Шулай ук милли уеннар, гореф-гадәтләрне өйрәтәчәкбез”, - ди “Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова.
“Ура, авылга!” лагерен ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да катнашты.
“Кадерле балалар, 5 көн дәвамында сезне биредә гореф-гадәтләр, җырлар-биюләр белән таныштырачаклар. Сезнең өчен кызыклы сәяхәтләр, мастер-класслар булачак. Туган телебезне тагын да яхшырак белү өчен барлык шартлар да бар. Барыгызга да яхшы кәеф, уңышлар телибез”, - диде ул.
Балаларны Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин да тәбрик итте, ул әлеге лагерьның ни өчен нәкъ тә Әлмәндәр авылында булуы белән таныштырды.
“Ни өчен Әлмәндәрдә үткәрәсебез килде? Чөнки безнең Әлмәндәр авылында бөтен дөньяга танылган бик зур шәхес яшәгән. Ул - сәүдәгәр Гайнетдин Сабитов. Беренче татар кызлар мәктәбе безнең авылда булган. Үсеп килүче яшь буынны әлеге тарих белән таныштырырга теләдем. Сезне үзебезнең авылда күрүгә мин бик шат. Ялларыгыз матур, күңелле булсын, - диде ул.
Апас районында “Алдынгылар хәрәкәте”нең җитәкчеләре, вожатыйлары балаларның ялы күңелле үтсен өчен бай программа төзегән.
“Сезнең шатлыклы елмаюларыгызны күрү бик рәхәт. Бик күпләрегез белән узган ел танышкан идек. “Ура, авылга!” лагерена рәхим итегез, 5 көн бергә булырбыз, - диде «Алдынгылар хәрәкәте" оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Гөлназ Хантимирова.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова белдергәнчә, лагерь бүген республиканың 10 районында старт алган.
“5 әйдәман, 5 волонтер, 5 көн һәм 60 бала белән Әлмәндәр авылында “Ура, авылга!” проектын башлап җибәрдек”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев