Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына олы хөрмәт белдерелде, вафат булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

(1 июль, “Апастово-информ”).

  Истәлекле көн уңаеннан Апаста Батырлар мемориал комплексына әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссар Наил Җантемиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, балалар катнашты. Чарада илебездән читтә «кайнар нокта»ларда хезмәт итүче барлык райондашларга, ветераннарга олы хөрмәт белдерелде, арабыздан мәңгелеккә киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев