Апаста заманча спорт мәйданчыгы ачылды
Спорт мәйданчыгы киң күңелле якташыбыз Рафаэль Зәйнетдинов иганәчелегендә һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин, чаңгы шуу остасы, Рәсәй Федерациясе, СССР спорт мастеры Мансур Әхмәдиев теләктәшлегендә сафка басты.
(28 июнь, “Апастово-информ”).
Яшьләр көненә Апас яшьләре һәм балалар зур бүләк алды. Спорт мәйданчыгы тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм чаңгы шуу остасы, Рәсәй Федерациясе, СССР спорт мастеры Мансур Әхмәдиев һәм яшь апаслылар өчен зур мөмкинлек тудырып, олы бүләк ясаган якташыбыз Рафаэль Зәйнетдинов катнашты.
Кызыл тасманы җитәкчеләр белән берлектә Апасның футбол командасы уенчысы Әскәр Абдуллаев кисте. Беренче тупны исә Апас балаларына зур мөмкинлек тудыручы Рафаэль Зәйнетдинов үзе типте. Киң күңелле иганәчегә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Рафаэль Зәйнетдинов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының да Рәхмәт хатына ия булды.
Спорт мәйданчыгында беренче футбол һәм волейбол уеннары да оештырылды.
Спорт мәйданчыгы Апасның Чаңгы шуу үзәге янәшәсендә урын алган. Биредә волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга мөмкин. Янәшәдә тренажерлар да урнаштырылган. Аларның барысы да заманча һәм уңайлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев