Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

Җылы, эчкерсез очрашуда мәктәп тормышында актив булган укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(27 июнь, “Апастово-информ”).



Районның чыгарылыш сыйныф укучылары район хакимиятенә җыелды. Егет-кызларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Яшьләр районның киләчәге, яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары булдырылу хакында кызыксынып, район башлыгына сораулар бирделәр. Үзләре дә киләчәккә булган уй-хыяллары белән уртаклаштылар.
Очрашу тантаналы мизгелләр белән тәмамланды. Мәктәп тормышында актив булган уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Эчкерсез, җылы очрашу "Лето в Татарстане" (“Татарстанда җәй”) проекты кысаларында оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев