Район егетләре хәрби хезмәткә китте
Бүген иртән 6 егет Ил алдындагы бурычын үтәргә юлга кузгалды.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Булачак солдатлар иртәдән үк район хәрби комиссариатына җыелды. Аларны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары да килде.
Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән теләкләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды. Район хәрби комиссары Наил Җантемиров үзенең киңәшләрен җиткерде. Теләкләргә районның чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин да кушылып, үгет-нәсихәтләрен бирде.
Каратуннан Раил Җиһангиров, Чүрибураштан Әмир Хисамов, Апастан Флорид Сафин һәм Альмир Нургалиев, Дәүләкидән Гадел Сәмигуллин һәм Югары Ындырчыдан Илья Зубарев сынатмаска сүз биреп, юлга кузгалды.
Хәерле юл сезгә, егетләр, уңышлы хезмәт итеп, исән-сау кайтыгыз!
1 апрельдә Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Районның хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, язгы чакырылышта районнан 22 егет хәрби хезмәткә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев