Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Уңган куллы райондашлар чиккән сөлгеләр Сабан туеның иң кадерле бүләге булды

Алар ат чабышы җиңүчесенә, көрәш батырына бүләк ителә, халык уеннары җиңүчеләренә тапшырылды.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

  Милли бәйрәмебездә Сабантуй алдыннан уңган куллы райондашларыбыз һәр елны бүләккә сөлге чигә. Алар ат чабышы җиңүчесенә, көрәш батырына бүләк ителә, халык уеннарында кулланыла. Быел да берсеннән-берсе матур сөлгеләр бәйрәм бизәге булды.
“Заготзернодан Гөлфирә Дәүләтшина, Олы Бакырчыдан Рушания Гарифуллина, Караборнаштан Суфия Ангарова, Әҗемнән Фәния Зәйнуллина, Кече Күккүздән Илһамия Шагараева, Идрәздән Гөлчирә Сафиуллина, Үтәмештән Эльвира Тимергазиева, Әлмәндәрдән Рафизә Хафизова чиккән сөлгеләр үз ияләрен тапты. Әлеге тырыш, уңган, милли гореф-гадәтләрне, шөгыльләрне саклап яшәүче апаларга бик зур рәхмәт. Алар ел саен бу матур гадәтне дәвам итә”, - ди Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.

#летовтатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев