Финанс грамотлылыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россия Пенсия фонды ял чыгымнарын компенсацияләүнең яңа кагыйдәләре турында искәртте
Ерак Төньяк районнарда һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүче пенсионерлар хәзер шәхси транспортта йөргән очракта да ял чыгымнарын компенсацияләүгә исәп тота ала.
-
Татарстанлыларга өстәмә эшләгән өчен түләүне ничек алырга мөмкин булуын аңлаттылар
Сораштыруда катнашкан хезмәткәрләрнең 70 проценты Россиядә вакыт-вакыт эштә тоткарланырга мәҗбүр булуы турында һәм өстәмә эшләгән өчен түләү алмаулары турында әйткән.
-
Кредит бирмиләр...
— Моннан берничә ел элек микрофинанс оешмаларыннан кредит карталары һәм займнар җыйдым. Хәзер Кредит тарихлары бюросында рейтинг 7гә төште, беркайда да кредит бирмиләр. Яхшы эшкә урнаштым, кредитларны аз-азлап түлисем килә, ә кредит бирүче юк. Нәрсә эшләргә? Бурыч суммасы — 250000 сум.
-
Белгеч: Хезмәт хакы турында башкаларга әйткән өчен эш бирүче җәзага тарта алмый
Түләнә торган хезмәт хакы күләме турында мәгълүматны башкаларга сөйләгән өчен, эш бирүче хезмәткәрне җәзага тарта алмый. Бу шарт хезмәт килешүендә булса да, Хезмәт законнарына туры килмәү сәбәпле, ул кулланыла алмый. Бу турыда Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.
-
Доллар бәясе 55 сумнан да түбән төште
Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия валютасы ныгуын дәвам итә, Америка доллары 55 сумнан да түбән төште. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Юрист кемнәрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш икәнен аңлатты
Хезмәт хакын даими рәвештә бюджет оешмаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да индексацияләргә тиешләр, дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.
-
Белгеч: Июньдә өстәмә яллар булу хезмәт хакына һәм отпуск акчасына йогынты ясый
Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Казанда яшәүчеләрне бу атна ахырында озын яллар көтә.
-
1 июньнән өч пособие күләме артачак
РФ Пенсия фондының яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле 1 июньнән өч пособие күләме дә артачак.
-
Юрист: Эштән киткәндә хезмәт хакын түләмәсәләр, бурычны алуның берничә ысулы бар
Хезмәткәр эштән киткән вакытта, эш бирүче хезмәт хакын түләмәгән очракта нинди гамәлләр башкарырга икәнен адвокат Алиса Волхова «Российская газета»га сөйләгән.
-
31 мартка кадәр Татарстан укучылары Финанс грамотлылыгы һәм эшмәкәрлек буенча олимпиадада катнаша ала
1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы укыту платформасында уза.ру. Анда 31 мартка кадәр бушлай катнашырга мөмкин.