Көн кадагында Газеты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәйрәмнәрне бәйрәм итә халкым
29 августта район халкы Республика көнен билгеләп үтте. Иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе үз эшен башлады. Авыл җирлекләре, мәктәпләр, хезмәт коллективлары, шәхси кешеләр үзләре җитештергән продукцияне, үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Универсиада темасына багышланган иҗат эшләре күргәзмәләре дә күңелләргә хуш килде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше районыбыз үзешчәннәре тарафыннан оештырылган театральләшкән...
-
Яңа клублы булачаклар
27 август көнне Дүртиле авылында яңа клубка нигез салынды. 100 кешегә исәпләнгән заманча, яңа мәдәният учагын быел өлгертү күздә тотыла. Нигез салу тантаналы төс алды. Авыл мулласы Әсрар Һидиятов барлык шартын китереп азан әйтте. Клуб мөдире Ләйсән Сәлимуллинаның да шатлыгы эченә сыймый. "Җылы, уңайлы клубны барлык авылдашлар белән зарыгып көтәбез",...
-
Республика көненә чакырабыз!
29 августта район үзәге Апаста Республика көнен билгеләп үтү программасы (район мәдәният йорты каршында). 7.00-12.00 Ярминкә 10.00-11.15 Бәйрәмне тантаналы ачу Район башлыгы Р.Н.Заһидуллинның тәбрикләү сүзе 11.30-12.30 Театральләшкән күренеш 12.30-13.00 Универсиада елына багышлап "Дәресләрдән соң - мәктәп тормышы" күргәзмәсеннән "Кул эшләре һәм яшелчәләр композициясе" конкурсына нәтиҗә Спорт уеннары (үзәк стадион) 13.30...
-
Укытучыларның август киңәшмәсе
Табигатьтән сезгә илһам иңгән, Сез сабырлык, гыйлем үрнәге 23 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк, куас белән каршы алдылар. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган...
-
Уңга карасаң да юл, Сулга карасаң да юл...
Каратунда "Татавтодор" оешмасының иң заманча һәм эре филиалы-районара юл-төзелеш зональ җитештерү базасы урнашу Апас өчен шактый зур һәм көтелгән үзгәрешләр алып килде. Яңа оешма 150 апаслыны эшле һәм ашлы итте. Юл төзүчеләребез яңа, иң заманча техника белән дә бик нәтиҗәле итеп эшли алуларын раслый алдылар. Иң мөһиме - соңгы өч...
-
УРАК–2012
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 августка район буенча барлык мәйданның 28130 гектарында игеннәр суктырылды, 75950 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,0 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 25,8 центнер, арпадан -...
-
Чүрибураш алдыра!
Быелгы көзге чәчүне районда иң беренчеләрдән булып "Зөя" агрофирмасының Чүрибураш бүлекчәсендә башлап җибәрделәр. Быел районда 14000 гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычы куела. -Чәчү әйләнеше графигын дөрес итеп, җиренә җиткереп үтәсәк кенә матур һәм мул уңышка өметләнеп була,-ди бүлекчә җитәкчесе Ринат Сатдинов. - Агрофирма составына керүебезнең нәтиҗәләре бүген үзен бик...
-
Хәерле сәгатьтә булсын!
Без сезгә хәбәр иткәнчә, 2011 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның "Зөя" агрофирмасы Россиянең иң нәтиҗәле чөгендер игүчесе булып танылган иде. Иң зур уңыш үстерү, тармакның рентабельлек дәрәҗәсе һ.б. күрсәткечләр буенча ул махсус Кубокка, Дипломга да лаек булды. Лидерлык сәләтләрен агрофирма быел тагын бер кат раслады. Татарстан районнары арасында беренче булып, 11...
-
Апас эшне алдан башлый
10 августта Апаста «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров житәкчелегендә зур, республикакүләм семинар үткәрелде.
-
Кешеләрне сөендерү үзе бер шатлык
Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Альтаир-1" коллективы бүген үз эшләренең чын осталары булган 40тан артык хезмәткәрне берләштерә. Ә хезмәт программалары бик киеренке, җаваплылыклары зур аларның. Узган ел үзебезнең районнан тыш биш регионда-төрле өлкәләрдә төзелеш эшләре башкарган булсалар, бүгенге көндә алар көче белән Борнашта урта мәктәп, "Ветераннар программасы" буенча район үзәгендә 17 фатирлы...
-
Урак батырлары
Быелгы урып-җыю эшләре барышында 10 мең центнердан артык иген суктырган комбайнчыларга тантаналы шартларда премияләр һәм аларның гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Комбайнчыларны хезмәт җиңүләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм ООО СХП "Зөя" җитәкчесе Марат Хәсәнов тәбрикләде. ООО СХП "Зөя" берләшмәсе Горбунов бүлекчәсенең яшь...
-
Иген басуында республика кунаклары
1 августта районга эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры урынбасары Николай Титов килделәр. Алар иң элек вертолет белән район хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Аннан соң Әҗем авылы янәшәсендәге мул уңышлы арпа...
-
Кырдагысы белән түгел, амбардагысы белән мактан
Йомралы бүлекчәсенең ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Лаеклы ялда булган апа-абыйлар, яшьләр бердәм булып чәчүлек әзерлиләр. Бүгенге көндә алар арпа чистарталар. 100 тонна борчак, 60 тонна арыш чәчүлеге салганнар инде. Ранис Каюмов бернинди тоткарлыклар ясамыйча, чистарткыч машиналарны тиешенчә эшләтеп тора. Аның янында Гөлнур Гайфуллина, Дилбәр Саттарова, Венера Мөхәммәтҗанова, Розалия...
-
“Урак-2012” район штабы рейдта
Агропромышленность хезмәткәрләре профсозлары район комитеты җитәкчесе Руслан Галиев бу көннәрдә басу-кырларда, ындыр табакларында даими булып, игенчеләр белән очраша. Кырда эшләүчеләрне көнгә 3-4 тапкыр тәмле итеп ашату тәртибе белән кызыксына. "Басуларда техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең катгый үтәлешен тәэмин итүгә быел аеруча җитди игътибар бирелергә тиеш", - дип саный профсоюз лидеры....
-
Арыш чәчсәң, ипи ашарсың
Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Кыр хезмәтчәннәре һәр аяз минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт итәләр. Кырларда хезмәт шавы, техника гөрелтесе ишетелә. Кыр кораблары берсен-берсе уздырып икмәк язмышы өчен көрәшә. "Табар" хуҗалыгында уракка башкалар белән беррәттән чыгарга тырыштылар. Арыш басуына иң беренче булып "Дон" комбайны белән Алексей Иванович Волков керде....