Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Карамасарда каз өмәсе!
Карамасар сәхнәсендә дә гөрләде халкыбызның бу уникаль йола бәйрәме.
-
Каратунда каз каурыеннан дөгәч ясау буенча мастер-класс узды
Каратун мәдәният йортында “Каз өмәсе” йоласы кысаларында аш-су пешерүдә ярдәмче булган дөгәч ясау күренеше тәкъдим ителде.
-
Олы Бакырчыда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиевне искә алдылар
Якташыбызның туган көнендә, аның туган авылында тууына 97 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
-
Казанда «Шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале уза
Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы Вәкиллеге искә төшергәнчә, «Казандагы Шәрык базары» беренче Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале 2021 елның 10 декабрендә ачылды.
-
Район китапханәчеләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән
Китапханәчеләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен олы хөрмәт белдерелгән.
-
Олы Бакырчы авылында чара узды
Анда » Бердәмлекнең көче нидә?» исеме астында викторина блды.
-
Тутай авылында бөек композитор, актриса, җырчы, якташыбыз Сара Садыйкованы искә алдылар
Тутай авылында 1 ноябрь - Сара Садыйкованың тууына 119 еллыгы уңаеннан истәлекле чара узды.
-
Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе уза
Апас мәдәният йортында, 7 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, “Апас районының Мактаулы кешесе”, музей ветераны Рәмис Ногмановка багышланган иҗат кичәсе уза.
-
Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдиновның туган көне уңаеннан мәдәни чара узды
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе орденнары, күп санлы медальләр иясе Фәхри Насретдиновның туган көне уңаеннан Шәмбалыкчыда мәдәният йортында искә алу чарасы узды.
-
Зур Күккүз китапханәсендә гореф-гадәтләр яңара
Зур Күккүз китапханәсе белән берлектә укучылар өчен файдалы чара узды.
-
“Салават күпере” нәниләре әдәбият белән таныша
Табигать алтынсу төскә кергән чорда, октябрь аенда, балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел.
-
Районда «Безнең йортыбыз - Татарстан. Наш дом - Татарстан» этномәдәни фестиваль узды
Апас сәхнәсендә республикакүләм фестивальнең зона туры үтте.
-
Урта Балтай китапханәсендә өлкәннәр кунак булды
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Урта Балтай авылы китапханәсендә «Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын бары күңел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
-
Татарстанның бер районында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган
Татарстанның Лаеш районында археологик экспертиза үткәрү вакытында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган.
-
Олы Бакырчыда гармуннар уйнап, җырлашып утырганнар
Олы Бакырчы мәдәният йортында «Гомер көзләренең җылысы» дип исемләнгән бик матур кичә узды.