Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Апаслылар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Сабантуй бәйрәмен уздыру үрнәген күрсәтте
Районда халкыбызның милли бәйрәмен - Сабан туен оештыру методикасын һәм технологиясен өйрәнү максатыннан республикакүләм семинар-практикум узды.
-
Апас аграр көллиятендә “Ачык ишекләр көне” узды
Районыбыз мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары аграр көллияттә өйрәтелүче һөнәрләр белән таныштылар.
-
Данлыклы артистлар Апас балаларына сәнгать осталыклары буенча мастер-класслар күрсәттеләр
Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле артистлары Апас сәнгать мәктәбендә булдылар.
-
Түбән Барыш авылында республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунак булды
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең “Туган ил“ программасы белән Түбән Барыш авылы тамашачысын ял иттерде.
-
"Әйдә, шаярт" фестивале Зур Күккүз җирлегендә дәвам итте
Районда "Әйдә, шаярт" фестивале бара. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган.
-
Шаяннар һәм тапкырлар көч сынашты
Каратун авыл җирлегендә “Әйдә, шаярт!“ татарча районкүләм фестиваленең зона туры узды.
-
Апаслылар “Тарихта без эзлебез» республика бәйгесендә уңыш яулады
Бәйгедә “Салават күпере” балалар бакчасының сәнгать җитәкчесе Алия Нуреева үз гаиләсенең – Кече Күккүздән Мөбәрәкшиннарның нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.
-
Апаста җитәкчеләр чыгыш ясау сәнгате буенча тәҗрибә уртаклашты
Урта Балтай авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Казан Дәүләт мәдәният институтының мәртәбәле укытучы-профессорлары тарафыннан халык алдында чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм буенча укулар узды.
-
“Театрда – заман сулышы“ фестивалендә гран-при иясе – каратунлылар
Районда инде 4нче ел “Театрда – заман сулышы“ фестивале узды. Аңа район мәдәният йортында нәтиҗәләр ясалды.
-
Мәликә: “Бик дулкынлансам да, сынатмадым”
Дәвеш авылыннан Мәликә Нуруллина “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналына узды.
-
Алисәнең хыялы чынга ашты
Урта Балтай авылыннан Алисә Әхмәдуллина “Йолдызлык”ның зона турыннан узып, Казанга чакыру алды.
-
Эмилия Мефодьева: “Мин сәхнәгә гашыйк”
“Йолдызлык” фестиваленең зона турында Эмилия дә уңышлы чыгыш ясады.
-
Азалиягә дә бәхет елмайды
Апас урта мәктәбе укучысы Азалия Загидуллина Казан сәхнәсен балкытырга сүз бирде.
-
Ислам сәхнәдә ут уйнатты
Апас урта мәктәбе укучысы Ислам Нуреев “Биеп кал” дигән җыры белән җиңү яулады.
-
Тавышы сандугачка тиң аның
Апастан Энҗе Шәйхиева “Йолдызлык” фестиваленең зона этабында беренче урынны яулады.