Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Сезгә карап һәркем соклана

Апаста яшәүче, йөзе һәрчак елмаюдан балкып торган, олысына-кечесенә карата игътибарлы, ихтирамлы Фәридә Шагиева бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршылады. Апаста яшәүче Фәридә Шагиева 1978 елда фельдшер-акушерлык белгечлеге ала. Шул көннән башлап ул һөнәренә тугры калып, бар гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. Туган авылы Танай-Турайда фельдшер, район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы...

Апаста яшәүче, йөзе һәрчак елмаюдан балкып торган, олысына-кечесенә карата игътибарлы, ихтирамлы Фәридә Шагиева бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршылады.

Апаста яшәүче Фәридә Шагиева 1978 елда фельдшер-акушерлык белгечлеге ала. Шул көннән башлап ул һөнәренә тугры калып, бар гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. Туган авылы Танай-Турайда фельдшер, район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аннан соң 25 ел дәвамында Апас һөнәр училищесында балалар шәфкать туташы булып хезмәт итә. Күпме яшүсмерләр, яшьләр Фәридә апага киңәш сорап килгән, күпме бала аның кулларының шифасын, ягымлы карашын тойган. "Кояшкай" балалар бакчасында эшләгәндә дә ул нәниләрнең яраткан апалары булды. Хезмәтенең нәтиҗәсе булып, Фәридә Шагиева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Язмыш Фәридә апаны төрле яклап сынады. Тик ул һәрчак елмаерга, кешеләргә шатлык өләшергә көч тапты, көр күңелле, нык ихтыярлы, ягымлы булып кала белде, якыннарына, дусларына энергия чыганагы булып торды. Бүген үз аякларына нык басып йөрүе, тормыштан ямь, тәм табуы белән бәхетле Фәридә апа. Ә бу бәхетле көннәре өчен ныклы терәге булган гаиләсенә, табибларга, якыннарына, хезмәттәшләренә күз яшьләре аша рәхмәт хисләрен ирештерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: на страже здоровья