Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Заманча һәм уңайлы булачак

18 май көнне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин район үзәк шифаханәсендә булып биредәге төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бүгенге көндә "Ашыгыч ярдәм" бүлеген тулысынча үзгәртү планлаштырыла. Биредә авыруларны кабул итү, теркәү, хирургия, терапия, гинекология, инвалидлар өчен җайлаштырылган бүлмә, шок кичергән кешеләр өчен махсус палата һәм башка уңайлылыклар булдырылачак. "Ашыгыч ярдәм"...

18 май көнне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин район үзәк шифаханәсендә булып биредәге төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бүгенге көндә "Ашыгыч ярдәм" бүлеген тулысынча үзгәртү планлаштырыла. Биредә авыруларны кабул итү, теркәү, хирургия, терапия, гинекология, инвалидлар өчен җайлаштырылган бүлмә, шок кичергән кешеләр өчен махсус палата һәм башка уңайлылыклар булдырылачак. "Ашыгыч ярдәм" машинасы да бүлекнең ишек төбенә үк керә алачак. Чөнки проектта шул мөмкинлек тә каралган. Заманчалык һәм уңайлылык биредә төп максат. Район башлыгы ремонт-төзелешне сыйфатлы итеп башкаруны төп максат итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт зданий реконструкция