Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

“Күпме күтәрергә ярый?..

"…Язгы чәчү көннәре җитә. Башкалар белән беррәттән ындыр табакларында, амбарларда авыл хатын-кызларын да эшкә кушачаклар. Ә закон буенча хатын-кызларга нинди авыр физик хезмәт башкарырга, күпме авырлык күтәрергә ярый? Чәчүлек тулы капчыклар бит бер дә җиңел түгел…" Укучыбыз соравына район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: -Россия Законнары нигезендә сәламәтлеккә зыянлы...

"…Язгы чәчү көннәре җитә. Башкалар белән беррәттән ындыр табакларында, амбарларда авыл хатын-кызларын да эшкә кушачаклар. Ә закон буенча хатын-кызларга нинди авыр физик хезмәт башкарырга, күпме авырлык күтәрергә ярый? Чәчүлек тулы капчыклар бит бер дә җиңел түгел…"

Укучыбыз соравына район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә:

-Россия Законнары нигезендә сәламәтлеккә зыянлы шартлары булган авыр физик эшләрне башкарганда хатын-кызлар хезмәтеннән файдалану тыела. Шулай ук җир асты эшләрендә дә хатын-кызлар хезмәте чикләнә. Чикләү санитар һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм физик көч таләп ителмәгән очракларда гына кулланылмый. Сәламәтлеккә зыянлы шартларда авыр физик хезмәттә хатын-кызлар хезмәтен тыю исемлеге даими карала һәм раслана. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 ел, 6 февраль, 105нче Карары нигезендә хатын-кызлар өчен авырлык күчерүдә максималь берәмлек түбәндәгечә билгеләнә:

-Туктаусыз бер эш сменасында бер күтәрүдә - 7 кг;

-Башка эш белән чиратлаштырылганда (1 сәгатькә ике тапкыр) бер күтәрүдә - 10 кг.

-Йөкле хатын-кызлар өчен йөкләнеш һәм чикләүләр СанПиН 2.2.0.555-96нчы "Хатын-кызлар хезмәтендә каралган гигиеник шартлар"га нигезләнә:

-Башка эшләр белән чиратлаштырылганда (1 сәгатькә ике тапкыр) бер күтәрүдә - 2,5 кг;

-Туктаусыз бер эш сменасында йөк күтәрү һәм күчерү бер күтәрүдә - 1,25 кг;

-1 эш сәгатендә даими рәвештә 5 метр ераклыкка кадәр тигез өслектә йөк күчерү - 60 кг;

-8 сәгатьлек эш сменасында тигез өслектә суммар йөк күчерү - 480 кг.

Хуҗалык җитәкчеләре, ындыр табаклары һәм иген амбарларында эшне оештыручы белгечләр һәм бригадирлар менә бу таләпләрне катгый белергә һәм үтәргә бурычлы. Законнар хатын-кызларыбыз сагында тора һәм гүзәл затларыбызның сәламәтлеген кайгырту илкүләм бурычларның берсе булып санала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы врача