Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Гаиләсендә дә, хезмәтендә дә бәхетле

Мифтахова Галина Вячеславовна Кайбыч районының Янсурина авылында туып-үскән. "Бәхетемне Танай-Турай авылында таптым", - ди ул. 1986 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кызны әнә шул авылга вакытлыча эшкә юллыйлар. Авыл халкы бик тиз үз итә аны. Ә бригадир булып эшләүче егет Таһир үзенә гомерлек яр итеп ала. Галина Вячеславовна район үзәк...

Мифтахова Галина Вячеславовна Кайбыч районының Янсурина авылында туып-үскән. "Бәхетемне Танай-Турай авылында таптым", - ди ул. 1986 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кызны әнә шул авылга вакытлыча эшкә юллыйлар. Авыл халкы бик тиз үз итә аны. Ә бригадир булып эшләүче егет Таһир үзенә гомерлек яр итеп ала. Галина Вячеславовна район үзәк хастаханәсенә эшкә күчкәч хирургия, реанимация бүлекләрендә, ә соңгы ун елын "Ашыгыч ярдәм"дә эшли. Үз хезмәтен яхшы белүче, өлгер, аралашучан, үзен гади тотып, олыны-олы, кечене-кече итеп сөйләшә белүче шәфкать туташын коллективта хөрмәт итәләр. "Тәүлек әйләнәсе кизү торганда нинди генә авырулар белән очрашмыйсың, һәркайсының җаен табарга, хәлен җиңеләйтергә тырышасың. Укол, таблеткалардан тыш, җылы сүз, игътибар да зур дәва бит", - ди ул. Гаиләсендә дә бәхетле, тормыш иптәше белән өч егет тәрбияләп үстергән алар. Бу көннәрдә Г. В. Мифтахова күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медики современник