Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Яман чирдән ерак тор

Прокуратура вакытында дәваланырга килмәүче затларга чаралар күрергә хокуклымы? Сорауга район прокуроры урынбасары Ф. Хафизов җавап бирә: Прокуратура "Россия Федерациясендә туберкулез авыруын җәелдерүгә юл куймау һәм кисәтү турында"гы Федераль Законның бозылу очракларын ачыклый. Апас районы прокуратурасы тарафыннан район үзәк хастаханәсенең туберкулез, санитар-эпидемиологик режимны бозучы, тикшерелүдән һәм туберкулез авыруын инкарь итүче затлар...

Прокуратура вакытында дәваланырга килмәүче затларга чаралар күрергә хокуклымы?

Сорауга район прокуроры урынбасары Ф. Хафизов җавап бирә:

Прокуратура "Россия Федерациясендә туберкулез авыруын җәелдерүгә юл куймау һәм кисәтү турында"гы Федераль Законның бозылу очракларын ачыклый. Апас районы прокуратурасы тарафыннан район үзәк хастаханәсенең туберкулез, санитар-эпидемиологик режимны бозучы, тикшерелүдән һәм туберкулез авыруын инкарь итүче затлар турындагы информациясе буенча тикшерү үткәрелде. Апас районы территориясендә туберкулез чиренең иярүче формасы белән авыручы 5 кеше яши. Алар тикшерелүләрдән һәм дәвалаулардан качалар. Шул рәвешле гаиләләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерләренә һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудыралар. Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, мәҗбүри медицина тикшерүен үткәрү һәм дәвалау өчен гражданнарны госпитализацияләү турында судка 5 гариза керде. Бүгенге көндә дәгъвалар карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: на страже здоровья