Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САЙЛАУ 2021

Районда тавыш бирүчеләрнең 92.08 проценты “Бердәм Россия” партиясен, шуларның 90.14 проценты Илдар Гыйльметдиновны сайлаган

Район башлыгы Равил Хисаметдинов район халкына, сайлау комиссиясе вәкилләренә һәм сайлауда катнашкан барлык оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде.

(20 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районыбыз халкы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашты. Барлык район халкының 95.86 проценты сайлауларга килеп, үз фикерен белдерде.
“Сайлаулар тыныч үтте, хокук бозулар булмады. Сәяси чарадан читтә калмаучы барлык райондашларга, сайлау комиссиясенә, хокук саклау органнарына һәм сайлауны оештырырга ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Сайлау нәтиҗәләре буенча райондашларның күбесе “Бердәм Россия” партиясенә һәм 27нче номерлы Мәскәү сайлау округыннан тәкъдим ителгән кандидат Илдар Гыйльметдиновка ышанычын белдерде. Без көчле ил, тотрыклылык, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдек”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев