Апаста яшәүче газета укучыбыз Гөлнара Әхмәтҗановадан файдалы киңәшләр
Авырып алганнан соң, күпчелек кешене озакка сузылган йөткерү борчый. Даруның бер җиргә файдасы булса, икенче җиргә зыяны булырга мөмкин икәнен инде без яхшы аңлыйбыз. Шуңа да, күпчелек очракта халык медицинасына кайтып калабыз. Йөткерүдән берничә рецепт язып китәм! - дип язган ул үзенең социаль челтәрләрдәге битендә.
1. Гади кәбестә.
Кәбестә яфрагын 1-2 минутка кайнагап торган суга салып алырга. Аннан аңа бал сылап, күкерәккә куярга кирәк. Әгәр дә йөкерү бик көчле булса, аркага да куярга.
Кәбестә яфраклары төшеп китмәс өчен, кысып торган футболка киеп ятырга. Бу эш төнгә каршы эшләнә.
3-5 көндә йөткерүдән берни дә калмый.
2. Сарымсаклы ингаляция!
Ингаляцияне төнгә каршы ясарга кирәк.
Зур булмаган кәстрүльгә 1 стакан су салып кайнатырга куярга.
Кайнап чыккач, ваклап туралган, 6 тырнак сарымсакны салып, утны басырга. 5 минут капкач каплап тотарга.
Кәстрүльне уттан алырга, шуңа 1 чәй кашыгы чәй содасы салып, юрган астында шул парны суынганчы суларга кирәк.
Сулаганда 2-3 тапкыр борын белән сулап, авыз аша һаваны чыгарырга, аннан соң киресенчә...
Су суынгач, битләрне сөртеп, төренеп ятырга.
Гадәттә, 3 процедурадан соң йөткерү бетергә тиеш.
3. Мекстура!
0,5 банкага 2 тулы аш кашыгы әремгә 1 стакан аракы салырга.
20 минутка кәстрүлгә су салып, шуңа банканв утыртып кайнатырга (водяная баня).
Кайнап чыгып, 20 минут кайнаганнан соң суны сүндерергә.
Шул кәстрүлдә суынырга калдырырга. Моны төнгә эшләргә дә мөмкин.
Иртән әремне сөзеп алырга. Суына 1 аш кашыгы бал салырга.
Куллану тәртибе:
Иртәнге 6:00-7:00 сәг. - 2 аш кашыгы. Артыннан җиләк-җимеш ашап куярга.
12:00-13:00 - 1 аш кашыгы. Шулай ук җиләк-җимеш ашап куярга.
18:00-19:00 - 1 аш кашыгы. Җиләк-җимеш.
23:00-24:00 - 2 аш кашыгы. Җиләк-җимеш.
Бу мекстураны кулланганда көчле йөткерү 1 көндә бетә, ә бронхиттан бөтенләй котыоу өчен 1-2 көн куллану да җитә.
4. Чәй агачы мае!
Ингаляторга 10 тамчы май салырга. Ингаляторны төнгә каршы эшләргә киңәш ителә.
Насморк вакытында бу майны борынга сөртергә дә ярый.
5. Мазь!
50гр. көнбагыш мае
50гр. прополис
Прополис белән майны кушырга. Прополия эрегәнче водяная баняда эретергә.
Сезергә. Банкага салырга һәм суытырга.
Тәмле исле мазь килеп чыга.
Көнгә ике тапкыр күкерәк өлешенә, аркага һәм аякларга сөртергә.
Караңгы урында сакларга!
6. Көнбагыш май белән нашатырь спиртын 2:1 күләмендә алырга. Бу катнашманы күкерәк өлешенә сөртергә!
7. Кирәк була:
1 л. куе сөт (жирное молоко)
1 зур булмаган башлы суган
1 аш кашыгы ак май
Бер чеметем чәй содасы
1-2 аш кашыгы коньяк
Сөтне кайнатып чыгарырга. Аңа суганны 4 кә бүлеп салырга.
5 минут кайнагач, сүндерергә. Бераз суына төшкәч, ак май, чәй содасы һәм коньяк салып болгатырга.
Төнгә каршы, кайнар килеш(пешерлек булмасын) эчергә.
Йөткерүдән тагын күп төрле рецептлар бардыр, мин инде кул астында булган доступный, тискәре йогынтысы булмаган рецептлырны язырга тырыштым!
Әгәр дә тамак авыртмаса, температура, хәлсезлек борын тыгылу кебек симптомнар булмаса, йөткерүнең нидән килеп чыкканын белми торып, өйдә үзбелдек белән дәвалану куркыныч булырга мөмкин.
Йөткерү аллергиядән, йөрәк белән проблема булганда, төрле дару кулланганнан һәм башка причинадан да килеп чыгарга мөмкин.
Үзебезне саклагыз! Иң элек табибларга мөрәҗәгать итегез!
Сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев