Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Аяк тиресенең төсе үзгәрү нинди авыру турында кисәтә?

Аяк тиресенең зәңгәр һәм аксыл төскә керүе, бигрәк тә авыртулар барлыкка килсә, периферия артерияләре авыруы билгесе булырга мөмкин. Әлеге авыру вакытында артерияләр холестерин төерләре аркасында тарая. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Аяк тиресенең төсе үзгәрү нинди авыру турында кисәтә?

freepik.com

Югары холестерин озак вакытлар үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Әмма әгәр аның аркасында аскы очлыклардагы артерияләрдә төерләр барлыкка килә икән, бу периферия артерияләре авыруына китерә. Еш кына авыру нәкъ менә аякларны зарарлый – кан тамырларында кан йөреше кими, һәм бу – тиренең төсенә тәэсир итә. Тире ялтырап тора башлый, төкләре коелып бетә.

Шулай ук физик активлык вакытында авырту барлыкка килү һәм хәрәкәтсез торганда бу авырту бетү дә шушы патологиянең бер билгесе булып тора, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ayak-tiresenen-tose-uzgaru-nindi-avyru-turynda-kisata-5854472

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X