Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Айва утырт, үкенмәссең. Күп чирләрне алдан кисәтә!

Моннан берничә ел элек фатир күршем Мөнәвәрә әби табак тутырып сыек саргылт төстәге “алма”лар алып кергән иде. Берсен шундук тешләп капмакчы идем, шактый каты булып чыкты, тәме дә әллә ни ошамады, әчкелтем иде. Борын җыеруымны күреп алган күрше әбекәй кет-кет көлде.

– Бу гади алмалар гына түгел бит, күршекәем! Сихәтлелеге ягыннан лимоннан һич кенә дә калышмый торган оҗмах җимешләре. Җеншень сыман шифалы, күп чирләрне алдан кисәтә. Айваның хикмәтләре турында борынгы греклар юкка гына риваятьләр уйлап чыгармаган. Айва ирләрнең җенси көчен арттыра. Сәламәтлеге проблемалы хатыннарга бәбигә узарга ярдәм итә. Кешеләрне күңел төшенкелегеннән коткара. Тән тиресен матурлый, шомарта, бетчәләрне бетерә. Яраларны тиз төзәтә, ашказаны-эчәклектәге чирләргә каршы тора ала. Яфракларын чәй итеп эчеп, кан басымын көйләп, кан тамырларын чистартып, ныгытып була. Баш ташлап аракы эчеп, кешелектән чыга язган исерекләрне дә айныта икән әле ул, беләсең килсә. Кытайлар белән японнар айваны “алтын алма” дип зурлый. Халык дәвачыларының, айва кулланып, бронхлардагы астманы, туберкулезны уңышлы дәвалаганын ишетеп беләм. Шушы сихәтле җимешне чи килеш ашыйм, согын сыгып эчәм. Кайнатмасы, компоты, мармелады, цукаты бик тәмле була. Чәчем коела, үкчәм каешланып ката, ярыла, бит-кулларымның тиресе купшаклана башласа, шифалы яфракларын пешереп ябып, тиз арада савыгам. Күзләрем арыса, яфракларын төнәтеп, примочкалар ясыйм. Айваларым май ае буе чәчәк ата, шул чакта бакчабызда кызыл әләм җилфердәгән, галәмәт зур учак янган төсле тоела. Узып баручылар, аның чәчәк атуына сокланып карап торалар. Айваларны койма буйлап утыртып чыгу отышлы. Җимешләрен караклардан саклый торган озын каты чәнечкеләре бик усал шул аның. Өлгереп килүче “алтын алма”ларын куе яфраклары астына бик оста яшерә ул. Агачының астына кереп, яфракларын аралап, хәтта кармалап җыярга туры килә. Җимеше эчендәге орлыклары күп, шуларны чәчеп үстереп, җиңел генә үрчетеп була. Кызганычка, безнең төбәктә айваны утыртып үстерүчеләр бик сирәк шул, – дип сөйләве хәтеремдә уелып калган.

Әбекәй дөрес сөйләгән, күп нәрсәнең кадерен белеп бетермибез. Иммунитетны ныгыта торган җиләк-җимеш агачларын бакчабызга утыртып үстереп, ел буе рәхәтен күрәсе урында, “ах-ух” килеп даруханәгә чабабыз, учлап дару ашап, бәясе коточкыч кыйммәт диеп, зарланышып ятабыз. 

Айва җимешләре гемоглобинны күтәрә. Ковидтан соң хәлсезләнгән кешеләргә тернәкләнеп аякка басарга айва ярдәм итә, дип язалар. Айва җимешләре шифалы, витаминнарга, макро һәм микроэлементларга, минералларга, дуплау матдәләренә бик бай булса да, кайберәүләрнең организмының үзләренә генә хас үзенчәлекләре сәбәппле, аны кабул итмәскә мөмкин. Шунлыктан, куллана башлаганчы, үз табибың белән киңәшләшеп алу зарури. 

Айва агачы безнең төбәктә рәхәтләнеп үсә ала, туфрак составына талымсыз. Бары тик сазлыкны гына яратмый, тирәнгә китә торган тамырлары чери. Айва орлыкларын черемә, суперфосфат, көл салып алдан әзерләнгән түтәлдәге туфракка көздән чәчеп, кышка керү алдыннан җир өстенә калын итеп коелган яфраклар түшәп, әйбәтләп мүлчәләп калдыру зарури. Язын мүлчәсен тырмалап алып яндырабыз, рәт-рәт булып тишелеп чыккан нәни үсентеләр тизрәк тернәкләнеп китсен өчен, төпләрен сак кына йомшартып, май кояшы каты кыздырса, сугарып, азотлы комплекслы ашлама сибәбез. Төнге кыраулардан саклау өчен, түтәл өстенә дугалар бастырып куеп, июньнең уннарына чаклы тукылмаган материал каплап торабыз. Кычыткан, тирес ачыткыларын, көл төнәтмәсен, комплекслы минераль ашламалар сыгынтыларын чиратлаштырып сибеп, даими сугарып, утап, тиешенчә тәрбияләгәндә, айва үсентесенең буе көзгә 30-40 сантиметрга җитә. Үзебезгә кирәкле сандагы көчле үсентеләрне сайлап алып, даими урынга күчереп утыртып калдырабыз. (Артыгына базарда ия табылачагына шигем юк, дус-ишләргә, тирә- күршеләргә, туган- тумачага бүләк итеп бирергә кулай).

Кышка керер алдыннан капчык материалына урап яки ылыслы агач ботаклары белән төреп, казыкка бәйләп калдырабыз.Тамырларын суыклардан саклау өчен, кара көздә яхшылап сугарып, төбенең әйләнә-тирәсенә коры яфраклар түшибез, кырлач суыкларда өшемәсеннәр өчен, кар өеп куябыз. 

Гадәттә айва бишенче елда чәчәк атып сөендерә, җимеш бирә башлый. Корткычлардан курыкмый, парша белән зарарланмый, дип мактасалар да, язын үз кишәрлегебездәге агач-куакларны гөмбәчекләрдән, корткычлардан саклау йөзеннән бакчаны эшкәрткәндә, айва куакларына да өлеш чыгарып үтсәк, зыяны булмас дип уйлыйм.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ayva-utyrt-kenmsse-kp-chirlrne-aldan-kist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев