Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бакчада үскән һәр яшелчә - бер савытта!

Бакчада өлгергән һәр яшелчәне кыш көннәрендә бер савытта күрергә телисезме? Алайса, түбәндәге рецепт сезнең өчен.

Бакчада үскән һәр яшелчә - бер савытта!

 

Помидор, кыяр, кәбестә, татлы борыч, кишер, суган, ташкабак, сарымсак, укроп, петрушка, сельдерей, керән һәм карлыган яфрагы, 1,5 литр су исәбеннән маринад: 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне, һәр кисәктә күчәне калырлык итеп, 12-16 өлешкә бүләбез. Борыч һәм кишерне буйга, ташкабак һәм суганны 1әр сантиметр киңлектә түгәрәкләп, сарымсакны юка телемләп турыйбыз. Банка төбенә 1-2 укроп таҗы, 2 карлыган яфрагы, керән яфрагы кисәге, берничә сарымсак тырнагы куеп калдырабыз.

Аннары яшелчәләрне урнаштырабыз. Сельдерей һәм петрушка яфраклары тутырабыз. Маринад ясар өчен суны кайнатабыз, тоз һәм шикәр салабыз. Алар эреп беткәч, кайнар маринадны банкаларга агызабыз. Стерильләштерелгән капкач белән ябып, 1 литрлы банканы - 10, ике литрлысын - 15, өч литрлыны 20 минутка стерильләштерергә куябыз. Өстенә аш серкәсе салып, тиз генә капкач белән ябабыз да банканың башын аска каратып суытабыз.

Югарыда китерелгән тоз һәм шикәр күләме тозны аз яратучыларга. Тозлыракны теләсәгез, тозны 2 аш кашыгы сала аласыз. Яшелчәләрне исә үзегез теләгән кадәр салыгыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-17/bakchada-sk-n-r-yashelch-ber-savytta-2912471

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X