Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чаллы онкологлары беренче тапкыр бавырда метастазаның югары төгәллектәге нур терапиясен үткәрделәр

Татарстан клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы онкологлары бавырдагы метастазаны дәвалау өчен беренче тапкыр югары төгәллектәге нур терапиясен кулландылар.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең каналында сөйләде. Өч ел элек борын-тамак яман шешен җиңгән ир-атны тикшерү вакытында табиблар аның бавырында метастаза тапкан. Ел дәвамында пациент шеш үсешен туктатырга мөмкинлек биргән заманча дару терапиясе алган. Киләсе этап стереотаксик нур терапиясе ярдәмендә метастазаны дәвалау булды - медицина учреждениесе практикасында беренче тапкыр. Бу технология шешне, аның тирәсендә сәламәт тукымаларны саклап, максатчан рәвештә юк итәргә мөмкинлек бирә. Бүген ир-ат югары төгәллектәге нур терапиясе курсын тәмамлады.

Чыганак – “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев