Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Грипп һәм ОРВИ аркасында QR-кодлар кертеләме?

Роспотребнадзор: Грипп һәм ОРВИ аркасында QR-кодлар системасы кертү планлаштырылмый

Грипп һәм ОРВИ вирусларының актив булуына карамастан, Россиядә QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмый. Бу хакта Роспотребнадзорның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Хәзерге эпидситуация федераль дәрәҗәдәге ниндидер чикләү чараларын таләп итми», – дип белдерделәр ведомствода.

Министрлар Кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада ОРВИ һәм гриппка бәйле чикләүләрне катгый үтәүне таләп итүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Татарстанда 15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-gripp-ham-orvi-arkasynda-qr-kodlar-sistemasy-kertu-planlastyrylmyi-5864501

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев