Яшелчәне дөрес пешерәсезме?
Гадәттә, хатын-кызлар ашарга пешерергә өйрәткәнне яратмый. Шулай булса да, бу киңәшләргә гүзәл затларыбыз колак салыр дип ышанабыз.
Сез кишерне ничек пешерәсез? Әлбәттә, чистарткач, уртага бүлеп - ашка, турап - пылауга саласыз. Баксаң, болай эшләү дөрес түгел икән. Ньюкасла университеты (АКШ) профессоры Кристен Брандт кишерне бөтен көе пешерергә һәм пешкәч кенә турарга киңәш итә.
Бу галим, җитди тикшеренүләр үткәреп, туралган килеш пешкән кишердә бөтен көе пешкәненә караганда ракка каршы фалкоринол матдәсе 25 процентка кимрәк булуын ачыклаган. Әлбәттә, күп хуҗабикәләр, бөтен килеш пешерелгән кишер тәмсез була, дип каршы төшәр. Бу да дөрес түгел. Профессор Брандт моның хак түгеллеген тәҗрибә үткәреп раслаган.
Бәрәңгене кабыгы белән пешерсәң, суга аның файдалы калий матдәсе азрак чыгуын хуҗабикәләр яхшы белә. Духовкада пешерелгән бәрәңге дә тәмле була. Бу очракта “бөтенлек принцибы” мөһим түгел: бүлбеләрне бүлергә, ләкин кабыгын чистартмаска кирәк.
“Бөтенлек принцибы” универсаль түгел. Кайбер табигать байлыкларын никадәр ныграк вакласаң, шулкадәр файдалырак. Әгәр сез ашка сарымсак саласыз икән, аны 10-20 минут алдан вак итеп турап куегыз. Шулай иткәндә кислород һәм вакланган күзәнәкләрдәге ферментлар бергә кушылып, сарымсакның ракка каршы иң файдалы компоненты — аллиценның биосинтезы барлыкка килә. Шул рәвешле “баетылган” вакланган сарымсакны ашка иң азактан салалар. Суганны да шулай итәләр. “Баллы” суганның файдасы аз, ракка каршы матдәләр елата торган әче суганда күбрәк.
Кәбестәдә исә даруның үзе түгел, ә аның “ярымфабрикаты” бар. Ул күзәнәкләрдән чыгучы ферментлар тәэсире нәтиҗәсендә активлаша һәм изотиоцианат дигән матдәләр төркеменә әйләнә. Алар ракка каршы тора. Ул хатын-кызларда була торган күкрәк рагына каршы бигрәк тә файдалы.
Шушы авыру һәм кәбестә белән “поляк парадоксы” бәйле. Польшада яшәүче хатын-кызларда бу яман шеш сирәк очрый. Әмма алар АКШка күчеп китсәләр, бу ил хатыннары кебек үк күкрәк рагы белән авырый башлыйлар. Баксаң, бар хикмәт тозлы кәбестәдә икән. Кәбестә тозлангач, анда изотиоцианат барлыкка килә. Америкада исә мондый тозлы кәбестәне сату тыела. Бу продукт зарарлы санала. Америкалылар кәбестәне үзләре өчен генә тозлый ала.
Солянка, голубцы һәм щидагы кәбестәнең файдасы азрак. Аларны пешергәндә кәбестә эре итеп турала, югары температура тәэсирендә әзерләнә. Парда пешерелгән кәбестә файдалырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев