Инсульт – замана чире
29 октябрь Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде.
Инсульт дөньяда үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Табиблар әлеге чир белән елдан-ел күбрәк көрәшә. Кызганыч, инсультның соңгы вакытта “яшәрүе” дә күзәтелә.
Инсультның төп билгеләре нинди? Инсультны ничек булдырмый калырга һәм ничек дәваланырга соң? Бу хакта район хастаханәсенең табиб-терапевты Гөлсинә Гайнуллина тулырак итеп аңлатты.
- Нәрсә соң ул инсульт?
- Инсульт - баш миендәге кан әйләнешенең кискен бозылуы ул. Моңа баш миенең кан тамыры шартлау, баш мие кан тамырының кинәт тараюы яки тромб аркасында тамырларның кинәт тыгылуы сәбәпче булырга мөмкин.
- Инсульт нидән килеп чыгарга мөмкин?
- Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы – ишемия инсульты (баш мие инфаркты) – ул кан тамырлары тараюдан яки тыгылудан барлыкка килә. Нәтиҗәдә, баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле баш мие нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Нәтиҗәдә күзәнәкләр үлә башлый. Кан тамыры нинди зонада урнашкан - шул зонаның функцияләре туктала. Кешенең күзе күрми башларга мөмкин яки авызы кыйгая. Инсультның икенче төре гемморрагик инсульт. Аның төп сәбәпчесе - булып кан басымы авыруы. Кан басымының тотрыксыз булуы аркасында кан тамырлары киңәя-киңәя юкара һәм үзенең сыгылмалылыгын югалта. Шул сәбәпле, кан басымы бик нык яки кисәк күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлый. Әйтик, кайбер очракта, көчле стресс кичергәндә кеше организмында адреналин дигән гормон бүленеп чыга. Ул кан тамырларын тарайта. Кан үз чиратында көчле йөреп, тамырлар канны сыйдыра алмыйча шартлап китә. Шуннан соң баш миенә кан сава.
- Кешедә инсульт булганны нинди билгеләр аша белеп була?
- Гадәттә, инсультның төп билгеләре булып кулларда, аякларда көчсезлек, аларның кинәт оюы, гәүдәнең теге яки бер ягында тоемлау начараю, сөйләшү үзгәрү, күз күреме начараю, битнең теге яки бер якка кыегаюы, йөрү, хәрәкәтләр үзгәрү, баш әйләнү, тигезлекне югалту, билгесез сәбәпләр аркасында кисәк кенә баш авыртуы башлану, уксу, косу, аң югалту тора. Әгәр авыру кешедә әлеге билгеләр күрзәтелсә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә яисә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
- Инсульт кемнәргә яный?
- Инсульт, нигездә, кан басымы югары булган кешеләрдә очрый. Баш миендәге киңәйгән кан тамырларының кинәттән өзелүе дә кан савуга китерә. Шулай ук кан составында холестеринның югары булуы да сагаерга мәҗбүр итә. Шул сәбәпле 40 – 45 яшьтән өлкән кешеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Шикәр авыруы белән интегүчеләр дә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану да бик зарарлы. Ппсихик халәтнең тотрыксыз булуы, әйтик, көндәлек стресс, нерв киеренкелеге, юкка – барга хөсетләнү дә сәбәпче булырга мөмкин.
- Авыруны ничек дәваларга? Инсульт булган кешегә күпме вакыт эчендә ярдәм күрсәтү зарур?
- Тагын бер кат исәртеп үтәм: һәр кеше үзендә яисә якынында югарыда әйтелгән авыру билгеләре сизгәндә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу очракта табиб тиз арада тиешле диагностика уздырып, дәвалау курсын билгели. Баш миенә кан килмәү яки кан саву белән авырып киткән һәр кеше хастаханә шартларында дәвалана. Аңа алга таба да тернәкләнү узу таләп ителә. Инсульт кичергән кешегә өстәмә тәрбия дә кирәк. Якыннары аның даруларын вакытында эчү-эчмәвен контрольдә тотарга тиеш. Гомумән, кан басымы югары булган кешеләргә инфарктка караганда инсульт куркынычы күбрәк яный. Нәкъ менә табиб киңәшен истә тотмыйча, даруларын даими кулланмаганнар арасында кабат инсульт кичерүчеләр күп. Шуңа күрә табиб киңәшләрен һәрчак истә тоту зарур. Район табиблары катлаулы очракларда республика хастаханәләре белән дә даими элемтәдә торалар. Кайбер очракта исә авыруларны әлеге хастаханәләргә күчереп, дәвалау мөмкинлеге дә булдырылган.
- Соңгы вакытта инсультны “яшәрә” дигән сүзләр ишетелә. Инсульт, гадәттә, ничә яшьлек кешеләрдә күзәтелә?
- Инсульт 45 яшьтән узганнар арасында еш очрый. Бу яшькә җиткән кешенең кан тамырлары эластиклыгын югалта. Аның стеналарына холестерин утыра башлый, һәм ул кан
тамыры кысылуга китерә. Аз гына борчылсаң да, кан басымы күтәрелү күзәтелә. Кан басымы 140/90 булса һәм аннан артып китсә, кешене дәвалый башларга кирәк. Бу - гипертониянең беренче стадиясе.
- Инсультны ничек булырмаска һәм нинди кисәтү чаралары күрергә?
- Кан басымы югары кешеләргә даими аны үлчәп, табиб билгеләгән даруларны көндәлек куллану, режим белән тиешенчә генә туклану кирәк. Рационда җиләк-җимешкә, яшелчеләргә өстенлек бирергә, ризыкның калориясенә игътибар итәргә дә киңәш ителә. Ешрак җәяү йөрү, үз авырлыгыңны даими күзәтеп тору да төп шарт. Эмоциональ халәткә дә игътибарны арттыру кирәк. Стрессларны җиңә белү мөһим. Тәмәке тартудан тулысынча баш тартырга кирәк. Әлеге начар гадәт атеросклерозга, тромбларга китерә. Артык тән авырлыгы да йөрәк авыруларына, шикәр чиренә, югары кан басымына китерә, шуңа күрә мондый очракта бераз ябыгу кирәк. Көн саен 30 минут физик активлык киңәш ителә. Диета вакытында туклану рационында тоз күләмен, терлек маен киметергә, ризык төрлелеген сакларга, яшелчә-җимешләр, клетчаткага бай азыклар кулланырга киңәш ителә. Хөрмәтле райондашлар! Үзегезнең һәм якын туганнарыгызның сәламәтлегенә битараф булмагыз! Сәламәтлек – иң зур байлык һәм иң зур бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев