Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Карбызны кышкылыкка саклыйбыз

Әлеге киңәшне саклап куярга онытмагыз!

 

Дуслар, кыяр-помидор һәм башка яшелчәләрне тозлап, кышкылыкка хәзерләгәнсездер инде. Төрле җиләк-җимеш кайнатмалары да баз тулыдыр. Ә карбызны кышкылыкка калдырдыгызмы соң? Аны да саклап була бит. Ул болайрак эшләнә.

Кирәк булачак:
- карбыз
- 3 аш кашыгы шикәр
- 1 аш кашыгы тоз
- 1 чәй калагы лимон кислотасы.

Хәзерләү технологиясе:
- карбызларны 3 литрлы бaнкага тутырсаң яхшырак, шуңа күрә аларны яхшылап юарга кирәк;
- карбызларны югач, өчпочмаклап кисегез, төшләреннән чистартыгыз. Аларда нитрaтлар җыела.
- карбызларны бик тыгызламыйча гына банкаларга тутырабыз;
- өстенә кайнар суып коеп, 10-15 минут тотабыз;
- аннары суны агызабыз һәм кайнатабыз.

Бу вакытта һәр банкага шикәр, тоз, лимон кислотасы салабыз;
- өстенә янә кайнап торган су салабыз да капкачлар белән ябабыз.

Банкаларны әйләндереп, җылы юрган белән төреп куябыз. Суынганчы шулай торырга тиеш.

Фото: www.pinterest.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-10/karbyzny-kyshkylykka-saklyybyz-2904407

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X