Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көн саен гранат ашаган очракта организмда нинди үзгәрешләр барлыкка килә?

Гранат – чын мәгънәсендә иммунитетны булдыручы җимеш. Шуңа күрә аны һәр көн саен ашарга кирәк, дип белдергән табиб-диетолог Василиса Пономарева.

Гранат орлыклары эчәклекләр өчен файдалы. Алар әле мускул көчен дә яхшыртырга мөмкин. Андагы эллаготаннин матдәсенә бәйле бу.
Белгеч әйтүенчә, гранаттагы файдалы матдәләр, йөрәк-кан тамырларын зарарлы холестериннан саклап, кан басымы күтәрелүгә юл куймый.

Табиб сүзләренә караганда, көненә бер стакан гранат согы эчеп кую йөрәкнең кан тамырлары өчен бик файдалы булачак. Җимештәге матдәләр шулай ук бактерияләр һәм вирусларны юка чыгарып, иммунитетны ныгыта.

  чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128089/

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев