Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мөзәянә әби Дәүләтбаева: “Иртүк торып зарядка ясыйм”

“Адаптация аша - тулы тормышка” социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

(18 август, “Апастово-информ”).


“Сәламәтлекне ныгыту, гомер озынлыгын арттыру максатыннан оештырылган проектның чираттагы презентациясе узды. Өлкәннәр проект мөмкинлекләре белән бик теләп танышты. Аралашып, зарядкалар ясап, кул моторикасын ныгытып, тренажерларда шөгыльләнеп, ял да иттеләр, сәламәтлекләрен дә ныгыттылар.
Килүчеләр арасында Каратуннан 93 яшьлек Мөзәния әби Дәүләтбаева да бар иде. Ул озак яшәүнең сере белән уртаклашып, киңәшләрен бирде.
“Гомерем буе хәрәкәттә булдым. Әле дә иртүк торуга, зарядка ясыйм. Беркайчан да кешедән көнләшмәдем, явызлыктан ерак тордым, һәркемгә хөрмәт белән карадым. Бүгенге көндә дә һәр яңа көнгә сөенеп, имин-мул тормышка шөкер итеп яшим”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X