Ни өчен хатын-кызлар бала тапмый?
Югыйсә, соңгы елларда балалы гаиләләргә федераль дәрәҗәдә ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән финанс чаралары кертелде.
Киң җәмәгатьчелек, Русиядә туучылар саны кими, дип чаң суга. “Росстат” мәгълүматлары буенча, узган елның беренче яртысында алар 6,3 процентка кимегән. 2021 елда 1,3 миллион гына бала туган. Бу — соңгы дистә елда иң түбән күрсәткеч. Сугыштан соңгы елларда илдә иң аз туучылар саны 1999 елда теркәлгән иде: ул вакытта 1 миллион 214 мең бала дөньяга аваз салды. 2002 елдан туучылар саны арта башлады. 2014 елда аның иң югары ноктасы теркәлде: бер ел эчендә ике миллионга якын бала туды. Ә 2016 елдан бу күрсәткеч янә кими.
Башкортстанда да шул ук хәл. 2016 елдан башлап республикада яшәүчеләр саны да елдан-ел азая бара — бу вакыт эчендә төбәк якынча 70 мең кешегә “ябыкты”. Әлбәттә, “Демография” гомумдәүләт проектының планы төбәктә халыкның 2024 елга 4,1 миллионга кадәр артуын күздә тота, әмма күпьеллык тенденция киресен сөйли — ике ел эчендә алты еллык кимүне каплау мөмкин түгел диярлек.
Шуңа карамастан, куанычлы хәбәрләр дә бар: гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, 2021 елның гыйнвар-ноябрь айларында гына да Башкортстанда миграция артуы 7963 кеше тәшкил иткән, мондый хәл 2014 елдан күзәтелмәгән булган. Моннан тыш, төбәкләр арасында миграция күрсәткечләре буенча 22 ел эчендә беренче тапкыр (!) Башкортстан тагын бер үсеш — 265 кешегә — күрсәтте. Ленара Иванова фикеренчә, моңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук төбәктә махсус икътисади зоналар һәм ТОСЭР булдыру ярдәм иткән. Моннан тыш, миграция үсешен генә түгел, тулаем Русиянең мигрантлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм аларны социаль-мәдәни адаптацияләү өстендә эшләргә кирәк. Исегезгә төшерәбез: яшь мигрантларны җәлеп итү (милли диаспоралар белән багланышларны җайга салу һәм Башкортстан югары уку йортларына керү өчен БДБ илләре мәктәпләрен яхшы билгеләренә тәмамлаучыларны чакыру исәбенә халык санын арттыру) курсын Ленара Иванова 2020 елда ук игълан иткән иде.
Моннан тыш, Башкортстанда миграция сәясәте концепциясе нигезендә, агымдагы елда әлеге процесслар исәбенә төбәк халкының артмавы, ә 2,5 мең кешегә кимүе көтелә. Үсеш 2024 елдан башлап вәгъдә ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: программада кайбер максатлы күрсәткечләр һәм чаралар турында әйтелә, алар ярдәмендә тиешле нәтиҗәгә ирешү күзаллана. Аерым алганда, хезмәт хакын арттыру, хәерчелек дәрәҗәсен киметү, торак белән тәэмин итү, үлүчеләр санын, чит ил кешелә-ренә тискәре мөнәсәбәтне киметү һ.б. Хәзерге кризис шартларында әлеге күрсәткечләрне “җиңү” җиңел булмаячак. Мәсәлән, пандемия вакытында илдә үлүчеләр саны сизелерлек артты — соңгы ике елда дүрт тапкыр диярлек: 2019 елда 49115 кеше үлсә, 2020 елда — 60211, 2021 елда 66366 кеше вафат булган.
Хезмәт хакы белән дә хәлләр бик яхшы түгел. Бер яктан, беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерүенчә, төбәктә уртача айлык хезмәт хакы хәзерге вакытта 50,4 мең сумга кадәр арткан, икенче яктан республикада халыкның җан башына уртача кереме соңгы өч елда үзгәрмәгән диярлек һәм нибары 30 мең сум тирәсе тәшкил итә. Моннан тыш, хәтта агымдагы елда да Башкортстанда яшәүчеләрнең керемнәре кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитмәячәк.
Башкортстанда туучылар саны кимүнең тагын бер сәбәбе — торак белән тәэмин итүгә бәйле катлаулы хәлләр. Урындагы хезмәт базарындагы хәл дә үзгәрми. Әлбәттә, узган ел ахырында төбәктә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга — 3,8 процентка төште. Шуңа карамастан, белгечләр аңлатып узуынча, Башкортстанда һаман да сыйфатлы вакансияләрнең күбесе нефть өлкәсендә һәм федераль структуралар бүлекчәләрендә туплана, ә хезмәт базарында активлык башка төбәкләргә караганда түбәнрәк. Шунысы игътибарга лаек: төбәктә файдалы казылмалар запаслары кими бара һәм берничә дистә елдан урындагы икътисадның нефть тармагына нык бәйлелеге төбәк үсешенә каршы эшләячәк. Шул ук вакытта республикада сәнәгать моделе элеккечә нефть өлкәсенә юнәлтелгән, икенчел тармаклар бик исәпкә алынмый.
Мигрантлар исәбенә халык санын арттыру, бәлки, демографик чокырдан чыгу юлларының берседер, чөнки төбәктә халыкның табигый кимүе сизелерлек булып кала. Аерым алганда, “Росстат” мәгълүматлары буенча, 2021 елда Башкортстан халкының табигый кимүе 27033 кеше тәшкил иткән — бу аннан алдагы елдагы күрсәткечтән 1,4 тапкыр артыграк (18664 кеше). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республика районнарының күпчелеге халыкның табигый үсеше буенча тискәре динамика күрсәтте. Бөрҗән районы гына искәрмә булып тора, анда бер ел эчендә 34 кешегә күбрәк туган.
Шушындый хәлләр тоташ Русия буенча күзәтелгәнгә, Хөкүмәт бу хәлгә борчылуын яшерми һәм балалар туу кимүнең сәбәпләрен эзли. Аңа бу өлкәдә тикшеренүләр алып барган белгечләр дә кушыла. Аларның фикерләренә колак салыйк. Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина, мәсәлән, проблеманы бала таба торган яшьтәге хатын-кызларның кимүе белән бәйли. Аның сүзләренчә, Русиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны 2026 елдан соң гына сизелерлек арта башлаячак. “Соңгы дистә елда 20-29 яшьтәге хатын-кызлар саны 40 процентка, ягъни 4,6 миллион кешегә кимеде һәм 2022 ел башына 7,2 миллион кеше тәшкил итте”, — дип ачыклык кертте Ольга Баталина. Ә 15-49 яшьлекләрне алсак, узган елның 1 гыйнварына Русиядә мондый яшьтәге 34 миллионнан аз гына кимрәк хатын-кыз яшәгән.
“Хәзерге вакытта һәм киләсе елларда туучылар саны аз булуның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: беренчедән, бүген репродуктив яшьтә дип туксанынчы еллар ахырында туган кешеләрне санарга кирәк, ә ул чакта балалар бик аз туды. Бу хәлне берничек тә төзәтеп булмый инде, яшь мигрантлар килмәсә генә, — дип аңлата Плеханов исемендәге Русиянең икътисад университеты галиме Елена Егорова. Аның фикеренчә, икенче мөһим сәбәп Русия төбәкләреннән яшьләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре үзәкләргә китүе булырга мөмкин. Иң элек алар күп акча түләнгән эш эзләп китә. Әлбәттә, гаилә һәм балалар турында андый чакта беркем дә уйламаячак. Башта эш табарга, анда ныклап урнашырга, шәһәрнең үзендә яшәргә урын табарга кирәк. Әгәр дә яшьләр ипотека алса, бу өстәмә финанс хәвефе белән янаячак. Шуңа күрә бала тудыру соңгарак кичектерелә.
Бу хәлне төзәтер өчен, эксперт сүзләренчә, иң беренче чиратта төбәкләрнең үсеш стратегиясен эшләргә: предприятиеләрнең эшен яңартырга, авыл хуҗалыгын тергезергә, яңа эш урыннары булдырырга, торак төзергә, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк.
“Тагын бер тенденция — бала тудыруны соңга калдыру: уртача алганда, хатын-кызлар 26 яшендә беренче баласын таба. Яшь хатын-кызлар еш кына карьера төзүне, белем алуны, финанс бәйсезлеген өстен күреп, бала табуны кичектерү яклы. Әмма хәл төбәкләр буенча аерыла (мәсәлән, Төньяк Кавказ республикаларында, Тыва Республикасында беренче бала тууның яше иртәрәк — 22-23 яшь). Бу туучылар санына социаль-икътисади, демографик, социаль-мәдәни, медицина, инфраструктур һ.б. факторлар йогынты ясавы турында сөйли”, — дип аныклый Икътисадның югары мәктәбе проректоры Лилия Овчарова.
Дөрес, соңгы елларда федераль дәрәҗәдә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән финанс чаралары кертелде. 2020 елдан мондый гаиләләргә ярдәм итү буенча эзлекле система төзелде. Ул вакытта 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга айлык пособиеләр билгеләнде. “Без балага яшәү минимумының яртысын түләүдән башладык. Инде киләсе 2021 елда ук түләү күләме гаилә керемнәренә карап дифференциацияләнде, һәм ата-аналар балалар өчен төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын ала алды, — диде бу уңайдан хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. — 2021 елның 1 июленнән ярдәм тагын ике категориягә кагылды: алар — булачак әниләр, ягъни йөклелекнең иртә срокларындагы хатын-кызлар һәм 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналар. Ә инде узган елның 1 апреленнән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче барлык мохтаҗ гаиләләр дә ай саен ярдәм ала башлады”.
Быел 1 гыйнвардан бердәм түләүгә күчтеләр. Бу — бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие. Түләү бүген гамәлдә булган җиде ярдәм чарасын берләштерде, бу гаиләләргә бала туганнан алып, 17 яшькә кадәр бердәм шартларда бюджеттан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Пособиенең максималь күләме аена 14 мең сум тирәсе булачак.
“Пособиеләрне түләүнең бердәм принциплары балалы аз керемле гаиләләргә ярдәм дәрәҗәсендә төбәкләр арасындагы дифференциацияне бетерергә тиеш, — дигән фикердә Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. — Безгә туучылар санын арытаба да киметергә ярамый, чөнки бу стратегик яктан куркыныч. Балалары булган барлык гаиләләрнең мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге чыгымнарын азайтырга кирәк. Бернинди дә түләүле белем бирү булырга тиеш түгел — урта да, югары да, өстәмә дә”.
Ата-аналарның мәктәпләрдә төрле яшьтәге балаларны тукландыруга, дәреслекләр һәм мәктәп кирәк-яраклары алуга киткән чыгымнарын да бетерергә кирәк. Эксперт фикеренчә, боларның барысы да федераль бюджеттан финансланырга тиеш. “Гаиләләргә ярдәм итүгә 1,5 триллион сумнан артык акча тотыныла инде, әйдәгез бу чыгымнарны елына 2 триллионга кадәр җиткерик”, — дигән тәкъдим кертә профессор.
Чыннан да, күп кенә яшь гаиләләр өчен балаларның белем алуына чыгымнар тоткарлык булып тора. Һәр җаваплы ата-ана үз баласының һәрьяклы белем алуын, физик яктан яхшы үсешен, уңышлы карьерага старт алуын тели. Тик түгәрәкләр, секцияләр, бассейнда дәресләр, репетиторлар — болар өчен түләү аена шактый җыела. Мәскәүдә балаларга күп нәрсә бушлай бирелә, ә төбәкләрдә андый нәрсә юк.
“Шуны онытмаска кирәк: кереме арту белән гаилә ярдәм алу хокукын югалта. Гәрчә керем бик аз үсәргә мөмкин. Мәсәлән, гаиләнең һәр әгъзасына 25әр мең сум туры килгән һәм гаилә мохтаҗлык критерийларына эләккән, ди. Һәр әгъзасына 27 мең сум акча туры килгәндә инде гаилә пособиедән мәхрүм ителә. Бу да тиз арада хәл итүне таләп итә торган проблема”, — дип өсти Александр Сафонов. Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы — гаилә керемен мохтаҗлар категориясенә кертү өчен исәпләгәндә бер төбәк яшәү минимумын түгел, ә икене исәпкә алу.
Шул ук вакытта балалар аз туу проблемасының психологик аспектлары турында да онытырга ярамый. Хәзерге хатын-кыз хуҗабикә ролен үтәргә әзер түгел. Ул белем алуын дәвам итәргә, профессиональ квалификациясен күтәрергә һәм карьера ягыннан уңышлы булырга тели. Шуңа күрә уку чорында яшь аналарга ярдәм итү чаралары, шулай ук бала карау ялында булган хатын-кызлар өчен эш белән тәэмин итүнең дистанцион формаларын үстерүгә ярдәм итү яхшы булачак. Балалы гаиләләр өчен салым чигерүләре турында онытмаска кирәк, мондый практика җиргә һәм милеккә салымнар буенча тормышка ашырыла да инде. Бүген өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр 6 сутый җир салымыннан азат ителде. Алардан шулай ук фатир һәм йорт милекчеләреннән алынган милек салымының бер өлеше дә алынмый. Бу тәҗрибәне, алардагы балалар санына карамастан, балалары булган барлык гаиләләргә дә тарату зарур.
Кыскасы, экспертлар, балалары булган барлык гаиләләрнең мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге чыгымнарын киметергә кирәк, дигән фикердә. Шунсыз демографияне арттырып булмаячак.
Шул ук вакытта...
Башкортстанда үткән елның ун аенда 30160 бала туган. Шул ук чорда 45542 кеше үлгән, дип хәбәр итә “Башстат”. Күпчелек районнарда халык санының кимүе төбәк буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ә 15ендә — түбәнрәк. Әйтик, Борай, Федоровка, Шаран, Стәрлебаш, Бакалы районнарында яшәүчеләр саны сизелерлек кимегән. Иң күп арту Бөрҗән районында теркәлгән. Шулай ук, бу исемлеккә Уфа, Баймак, Әбҗәлил районнарын һәм Нефтекама шәһәрен дә кертергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев