Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Район табиблары тотрыксыз һава торышы шартларында сәламәтеккә игътибар булырга киңәш итә

“Мондый һава торышы өлкәннәргә генә түгел, хәтта балаларга да тәэсир итәргә мөмкин. Метеосизгер кешеләрнең мондый көннәр сәламәтлегенә җитди зыян салырга, хәтта гомерләренә куркыныч янарга мөмкин”, - дип кисәтә табиблар.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Һава торышының тотрыксызлыгы, гадәттә көз, кыш, яз айларында еш күзәтелә. Бу вакытта һаваның температурасы төрлечә була, атмосфера басымы “уйный”, магнит кырының тынычсызлануы да сизелә. 
 

–Кеше организмы табигать белән нык бәйләнештә тора. Шуңа күрә табигать күренешләре кеше организмына йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, кояш елмайганда кешенең кәефе күтәрелә, ә яңгыр яисә буран булганда ниндидер бер төшенкелек, күңелсезлек биләп ала кебек. Шулай ук хроник авырулы кешеләрнең сәламәтлегендә билгеле бер тайпылышлар да күзәтелергә мөмкин. Метеобәйлелек хроник авырулары яки йөрәк белән бәйле проблемалары булган кешеләрдә еш очрый, - ди район хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина. 



Табиб метеосизгер пациентларда магнит давылы тәэсирендә күзәтелә торган түбәндәге симптомнарны билгеләп үтә: кәефнең начараюы, көчләрнең кимүе, баш авыртуы, йокы бозылу, депрессив халәт, артериаль басым сикереше. Кайбер пациентлар буыннар авыртуын, хроник авыруларның кискенләшүен, игътибар югалуын, юктан кызып китү очракларының күплеген, тынычлык югалуын билгеләп үтә. Табиб фикеренчә, мондый көннәрдә артыгын эшләп арымаска, саф һавада кимендә бер сәгать вакыт үткәрергә, җиңел ризык ашарга, тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга киңәш ителә. 
 


– Атмосфера басымының түбәнәюе (циклон) һәм атмосфера басымының күтәрелүе (антициклон) йөрәк, кан басымы белән интегүчеләргә начар тәэсир итә. Түбән атмосфера басымы астма, йөрәк авырулы кешеләргә кыенлык тудыра. Аларга һава җитми, буыла башлыйлар, хәлләре китә. Түбән атмосфера басымы кан басымы түбән булган кешеләргә, ягъни гипотоникларга начар тәэсир итә. Аларда һава җитмәү, баш авырту күзәтелә. Ә атмосфера басымының күтәрелүен кан басымы күтәрелүчеләр (гипертониклар) авыр кичерә. Кан басымы 140/90нан артучыларга инфаркт һәм инсульт килеп чыгу куркынычы яный. Хәзер күп кенә яшьләрдә дә артериаль гипертония күзәтелә. Циклон вакытында шулай ук ашказаны-эчәк авырулары көчәергә, буыннар авыртырга мөмкин. 
 


Циклоннар якынаю белән, артериаль гипотоникларга кан басымын үлчәп, күзәтеп торырга кирәк. Күп итеп су эчәргә, контраст душ кабул итәргә, вакытында йокларга. Кан басымы түбән булганнарга кофе, женьшень, лимонник төнәтмәләре, бал белән бөтнекле чәй эчәргә мөмкин. Антициклон вакытында кан басымы югары булган кешеләр интегә, бу вакытта кан хәрәкәте тизлеге тәэсирендә кан басымы арта. Аларга табиб кушкан даруларны һава торышында үзгәрешләр сизелүгә кабул итәргә кирәк. Кан басымы күтәрелгәндә, (хәл китү, йокы килү, апатия күзәтелә) иң яхшы дәва – йокы. Физик нагрузкалардан азат булырга, эмоциональ яктан үзеңне формада тотарга, кәеф китүләргә бирешмәскә тырышырга кирәк. Шулай ук ашауга да игътибар бирү сорала. Кан басымы күтәрелгәндә тозны аз куллану мөһим: тозлы ризыклар ашамаска тырышыгыз. Тоз организмдагы сыеклыкны тоткарлый, циркуляцияләнүче кан күләмен арттыра һәм кан басымының тагын да югарырак күтәрелүенә китерергә мөмкин. Гипертоникларга кан басымы күтәрелгән вакытта каты чәй, кофе эчәргә ярамый, үлән чәйләре, гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган көннәрдә рационыгызга йөзем, пешкән алма, күрәгә, банан кертегез. Алар калийга бай һәм вегетатив-нерв системасына яхшы тэсир итә, адреналин тәэсирен минимумга җиткереп, ягъни начар кәефкә бирелмәскә ярдәм итә, – ди табибә. 
Табиб һава торышы үзгәрү нәтиҗәсендә, салкын тию очраклары еш күзәтелү хакында да кисәтә. 

 


- Кышын иммунитетны сакларга, аны ныгытырга кирәк. Әйтик, күбрәк саф һафада җәяү йөрергә, кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә һәм кискен һәм хроник авыруларны вакытында дәвалау сорала. Иммунитетның какшавы организмның стресс кичерүенә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә стресс йөкләнешенә игътибарга алырга киңәш итәм. Организмга файдалы ял бирү шарт. Иң беренче чиратта, сәламәт йокы режимын сакларга кирәк. Йокы бүлмәләрен җилләтеп алу да мөһим. Чөнки бүлмәгә саф һава керергә тиеш. Шулай ук йортны, фатирны даими җилләтеп тору да файдалы булыр. Дымландыргыч җиһазлар куллану да сәламәтлек өчен бик кирәк. Өйдә җылылык системалары эшләгәндә, урамда салкын булганда һава дымлылыгы кими, бу исә борын куышлыгына йогынты ясый. Лайлалы тышча кипкәнлектән, организмга вирус үтеп керү җиңеләя. Һаваның дымлылыгы нормада булу тәмәке тартучылар һәм аллергиклар өчен аеруча мөһим, аларның борыннарында лайлалы тышча болай да зарарланган була, - диде Гөлсинә Гайнуллина. 

 


Табибә Гөлсинә Гайнуллина моннан тыш, вакцинация турында онытмаска кирәклеген дә ассызыклый. 
 – Кышын һава температурасы плюс тамгасы белән булган очракта кеше туңарга мөмкин. Моңа көчле җил һәм дымлылык дәрәҗәсе югары булу сәбәпче. Шуңа күрә кышын урамга чыгар алдыннан калорияле ризык ашарга киңәш ителә. Ул энергияне сакларга ярдәм итәчәк. Кайнар һәм спиртлы эчемлекләр куллану тыела. Чөнки алар кан тамырларын киңәйтә. Ул җылы тиз югалуга китерә. Шулай ук салкын көннәрдә металлдан эшләнгән бизәнү әйберләрен салып кую хәерле булыр. Чөнки алар тиз суына һәм тәнгә тиеп торганда тирене өшетергә мөмкин. Кышын кием сайлау да төп шарт булып тора. Ике тапкыр калынрак булган бер свитерга караганда ике кат свитер кию хәерлерәк булыр. Беренче катлам кием тәнгә тыгыз тиеп торса яхшы. Һәм ул натураль тукымадан тегелгән булсын. Иркен аяк киеме дә аякларны туңудан саклый. Тыгыз аяк киеме һәтта аякларның өшүенә китерергә мөмкин. Бармакчалы перчаткаларга караганда бияләй кулайрак, - ди табибә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев