Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда физкультурачылар көне күңелле зарядкалардан башланды

Хезмәт коллективлары да бик теләп кушылды.

(12 август, “Апастово-информ”).


13нче август ил күләмендә билгеләп үтелүче физкультурачылар көне уңаеннан районда төрле спорт чаралары уза. Физкультурачылар көне иртәдән үк күңелле зарядкалардан башланып китте. Хезмәт коллективлары бу эшкә бик теләп кушылды.
Район мәдәният хезмәткәрләре беренчеләрдән булып зарядкага чыктылар. Күңелле музыка астында файдалы күнегүләр башкардылар.
“Сәхнәдә матур, төз булу кирәк. Зарядка ясауны киләчәктә дә дәвам итәргә тырышасы иде”, - диде үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева.
Халык сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләре дә үрнәк күрсәтте. Бердәм булып зарядка ясады.
“Кеше өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Без дә үз үрнәгебездә сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге хакында искәрттек”, - диде табиб Филипп Карабанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X