Табиб киңәше
Җәйге кояш дәва бирсен
Җәй – сәламәтлекне ныгыту, көч туплау чоры. Өстәвенә ул витаминнарга да бай. Кояшта җиңелчә генә кызыну тән тиресен шомартып җибәрә. Кояшлы матур көн кәефне күтәрә, бәхет гормоны арта. Әмма кояшта озак булу зыянлы булырга мөмкин мөмкин, дип кисәтә табиблар. Кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешүдән ничек сакланырга? Бу хакта район хастаханәсенең табиб-дерматовенерологы Гүзәл Ханнанова үз киңәшләрен бирде.
- Гүзәл Фәритовна, кызу көннәрдә тәнне пешүдән ничек сакларга?
- Кояш нурларындагы Д витамины кеше организмы өчен файдалы, тик эссе көннәрнең зыяны да юк түгел. Кояшта озак тору тән пешүгә генә түгел, кызу сугуга, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәюгә, тәндә төрле таплар барлыкка килүгә, иң куркынычы – меланома, тире рагы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Кызу көннәрдә ачык һавага сәгать 10-11ләргә кадәр, яисә 15-16 сәгатьтән соң чыксаң яхшырак. Төшке вакытта кояшның активлыгы зур булганлыктантән артык каты кызарга мөмкин. Кызынырга теләгән очракта исә уйлап, сакланып эш итәргә кирәк. Әйтик, беренче көннән үк озаклап кызыну ярамый. Аеруча балаларны кайгыртырга кирәк. Кечкенә баланың 3-5 минут ачык кояш астында йөрүе аның тәне пешүе өчен җитә калырга мөмкин. Балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала, шуңа күрә, беренче көннәрне тәнне пешүдән саклаучы спрейлар сөртергә кирәк. Хәзер андый крем, спрейлар теләсә нинди яшьтәге балалар өчен бар. Гадәттә кремны кеше урамга чыккач кына сөртеп, зур хата ясый. Иң дөресе – аны кояшка чыкканчы ярты сәгать алдан сөртү кирәк. Крем сеңеп бетсен өчен 30 минут тирәсе вакыт үтүе мөһим. Эссе көндә башлыксыз йөрергә һич тә ярамый. Шулай ук күзләрне дә сакларга кирәк. Кояшта кара күзлекләрдән башка да булмый. Аларны дөрес сайлау мөһим. Күзлекне махсус кибеттән генә пыяла яки пластиктан эшләнгәнен алырга тырышырга кирәк.
- Җәй авыл кешесе өчен аеруча актив чор. Эшнең, йорт мәшәкатьләренең иң күп “кайнаган” чагы. Көн үзәге дип тормыйсың, кояш астында чүбен дә утыйсың, башкасын да эшлисең. Эссе кояш астында тәненең ачык урыннары кирәгеннән артык кызарып чыкканлыгын сизми дә каласың. Бу очракта нишләргә?
- Тән кызарган очракта, составында пантенол булган кремнар, спрейлар кулланырга мөмкин. Кефир, башка әчетелгән сөт эчемлекләрен, суыткыч компресслар һәм башка халык чаралары да бар. Әгәр хәлсезлек булып, баш авырту, күңел болгану, косу кебек билгеләр булса, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Пешү җәрәхәтләреннән тәндә кабарчыклар күренсә дә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кояшта пешүләрне төзәтә торган мазьлар, кермнар бар, әмма үз белдегең белән кулланырга кирәкми.
- Кызу чорда ничек тукланырга киңәш итәсез?
- Беренче чиратта, су режимын сакларга кирәк. Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашагыз. Эсседә авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз. Кояш яки эссе сугуның билгеләре булганда, тиз генә табиб чакырыгыз. Бөркү транспортта яки урам уртасында көтмәгәндә аңын югалткан кешегә ярдәмне вакытында һәм дөрес күрсәтү бик мөһим. Моның өчен кешене күләгәгә күчерергә һәм табиб килгәнче яткырып тотарга кирәк. Җәйге чорда әлеге кагыйдәләрен үтәү сезгә сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев