Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тәмәке ярый, намаз ярамый

Хөкүмәтнең теләсә-кайда тәмәке тартуны тыйган законы гамәлгә кергәч, беренче эш итеп, җәмәгать урыннарында тарту тыела дигән плакат-язулар элделәр. Мин эшләгән предприятиедә, мәсәлән, завод проходное алдындарак автобус тукталышы павильоны тибындагы нәрсә әмәлләп, тарту урыны дигән язу һәм чүп савыты куйдылар. Хәзер эштән чыккан кеше тукталышка кадәр тәмәке көйрәтеп бармаска, ә шушы урында тартырга тиеш. Һәм, әйтергә кирәк, бу урын тәмәкечеләрнең күңеленә хуш килде бугай, аннан кеше өзелми диярлек. Дөрес, матбугаттан ерак торганнар моны үзенчә кабул итте: күрдегезме, җитәкчелек тәмәке тартучылар турында ничек кайгырта, янәсе! Шулай булмыйни дип каршы төшә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килә. “Организм ияләнгән бит, тартасы килә кешенең”, – диләр.

Әйе, минәйтәм, безнең илдә үзенең сәламәтлегенә генә түгел, тирә-яктагыларга, табигатькә зыян китерүче тәмәкечеләр почетта икән. Аларга хәтта эш урынын калдырып, тәмәке тартып килергә рөхсәт ителә. Әйе, бу закон буенча тыелмаган гамәл, иминлек техникасы кагыйдә-таләпләре буенча эшләнелә. Ә менә дүрт минут намаз укып алу исә закон, предприятиенең эчке дисциплина кагыйдәләрен бозуга керә. Зур гына кәнәфи биләгән җитәкче кеше белән шул хакта шактый гына сүз куертырга туры килде. Урыс түгел, татар, хәтта үзен мөселман дип йөргән бу кеше менә ниләр дип сөйләп китте:

– Мин эш вакытында намаз укуга катгый каршы. Аннан соң, мөселман хатын-кызлары җир себереп йөри торган озын, шыксыз, капчык сыман киң күлмәк кия, гарәпләрчә итеп яулык бәйли. Ирләре, өйлә намазы җитүгә, эшләрен ташлап, баскан урыннарында намаз укырга тотына. Мөселманны бизи торган нәрсәләр түгел болар. Менә мин үземне чын мөселман дип саныйм. Бәлки мин дә намаз укый торганмындыр, ләкин бу хакта берәү дә белми. Кешене исламга керергә, намаз укырга үгетләмим, Кыямәт көне, Җәһәннәм белән куркытмыйм. Берәүгә дә начарлык эшләгәнем юк, шуңа да гөнаһым Җәһәннәмгә эләгерлек дәрәҗәдә түгелдер дип уйлыйм. Читләргә күз салам, тик хыянәт иткәнем юк. Аракыны бик кыстасалар гына, анда да кече телгә җитәрлек итеп кенә кабып куям. Акчам – хәләл, сәдака бирәм, уразаны булдыра алганча тотам, ел саен корбан чалдырам. Күземне ачуга бисмиллаһ дим, өйдән чыгып киткәндә дә, эшемне дә шул сүз белән башлыйм. Эчемнән белгән догаларымны укыйм. Әйе, мөселманнарча төренеп йөрмим, чөнки минем әбиләр болай киенмәде. Эштә, кеше көлдереп, намаз укымыйм.

Аны бүлдермичә тыңладым да:

– Сөбханаллаһ, матур эшләрегез күп, ләкин сез аларны Аллаһы ризалыгы өчен эшлисезме – шул хакта уйланыгыз, – дип, урынымнан кузгалдым.

– Җәннәттә очрашканга кадәр, – дигән җавап мине баскан урынымда катып калырга мәҗбүр итте.

– Юк, Җәһәннәмдә, – дип, кабат урыныма килеп утырдым.

– Мәчеткә йөргәннәр Җәннәткә кермимени?

Мин аңа үземнең мәчеткә йөрмәвем, ә мәчет каршында оештырылган курсларда укуым турында аңлатырга тырыштым, тик ниятемә ирешә алмадым. Әлегә кадәр безнең янда сабыр гына утырган урыс кешесе: “Я покурю”, – дип, бүлмәдән чыгып китте.

– Эш вакыты бит, аңа чыгарга ярыймы? – дип, сүзне намаз укуга борам.

– Теләге булгач, тартсын.

– Ә минем намаз укыйсым килә. Ул да, мин дә эштән күпмедер аерылып торам. Нинди аерма бар? – дим.

– Сез, барыбер, үзегезчә сукалыйсыз. Мөселманнарның бөтен гаебе дә шунда: башкаларның сүзенә колак салмыйлар, үз сүзләрен генә өстен куялар.

Җепнең башы менә кайда икән бит: агитация-пропагандадан курку. Үземне тыярга кирәклеген аңласам да , соравымны бирми түзә алмадым: “Ярымшәрә кызлар турында нәрсә әйтә аласыз?” Җавап әзер: “Күрсәтерлек матурлыклары бар”. “Ашханәдә аш бүлеп бирүченең чәче сезнең ашка кереп чыгуын күрдегез, бу очракта ни кыласыз?” Начальник дәшмәде. Әйе, ул гади эшчеләр йөри торган ашханәдә тукланмый шул, шунлыктан өстәленә куелган ашны кем бүлүен дә белми, әгәр аннан чәч чыкса, ашханә мөдиренә “эләгә”.

Юк, үпкәләмәдем мин бу әдәмгә. Аллаһыдан аңа тәүфыйк-һидият бирүен сорадым.

Әлеге сөйләшүне кат-кат искә төшереп, үземчә анализлап йөрдем. Ләкин сораулар һавада эленеп калды: тәмәке тарту өчен махсус урыннар бар, намаз уку өчен кечкенә генә бер почмак табылмый; тәмәкече көненә биш түгел, ун тапкыр эш урыныннан китә, ләкин аңа сүз әйтүче юк һәм башкалар, һәм башкалар. Югыйсә, тәмәкенең кеше организмы өчен зыяны турында һәркем белә, аңа каршы хөкүмәт күләмендә көрәш алып барыла, ә дин кануннары буенча яшәү, шул исәптән, намаз уку кеше өчен бөтен яктан да файдалы гына бит!..

Нурисә ГАБДУЛЛИНА. Түбән Кама.

Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12108&file=31.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X