Тырнак кисү әдәбе
Тырнак кисү кебек гадәти булган гамәл белән дә савап эшләп була. Ничекме? Хәзер аңлатабыз.
“Тырнакларны чиста итеп тоту - сөннәт.
⠀
1. Тырнак кисүне җомга көнне җомга намазына әзерлек рәвешендә башкарырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе (четверг) кич ахшам намазыннан соң җомга көн башлана. Шул сәгатьтән башлап җомга намазына кадәр ссезнең госел коенырга, җомга намазына чиста киемнәр әзерләргә вакытыгыз булачак. Госелләнгәндә тырнакларны тәртипкә китерү бик күркәм булачак.
⠀
2. Тырнак кискәндә аерым бер тәртип сакланса, әйбәт.
Иң беренче эш итеп, уң кулның имән бармагындагы (указательный палец) тырнакны кисү, аннары - урта бармак, аннары - атсыз бармак, чәнти бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак иң ахырдан киселә.
Сул кулда исә иң беренче итеп - чәнти бармак, аннары атсыз, урта, имән бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак, шулай ук, иң ахырга кала.
Аяк тырнакларын кискәндә, башта уң аякның чәнти бармагыннан башлыйлар һәм сул аякның чәнти бармагы белән тәмамлыйлар.
⠀
3. Киселгән тырнакларны җиргә күмү яки утка ягу дөрес булыр.
⠀
4. Тырнак кисүнең вакытын һәркем үзе билгели. Ләкин 40 көннән артык киселмәгән тырнак белән йөрү килешми”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-12-21/tyrnak-kis-d-be-3081676
Фото: http://kamilhazrat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев