Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ватылган йомырканы бөтен килеш ничек пешерергә?

Кайчакта йомырка алып кайтканда ук, пакетта, савытында ватылырга мөмкин.

Әлбәттә, аннан тәбә ясарга, табада кыздырып алырга була. Тик, мәсәлән, салат ясар өчен бөтен йомырка пешерергә кирәк булса, нишләргә соң?

Моның җиңел ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Башта ватык йомырканы стаканга куегыз, акрын гына кабыгын аерып алыгыз.

Аннары сыек йомырка салынган стаканны ипләп кенә сулы кәстрүлгә утыртыгыз.

Ясалма «пар мунчасында» йомырканы пешереп алыгыз. Тышкы кыяфәте бик үк матур булмаса да, мондый йомырка салат өчен ярый.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/vatylgan-iomyrkany-boten-kiles-nicek-pesererga-5857282

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/eggs-on-the-sacks-hemp-on-the-wooden-and-straw_7365942.htm#query=%D1%8F%D0%B9%D1%86%D0%B0&position=0&from_view=search&track=sph

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев