Аграр көллият студентлары чаңгыда җитезлекләрен сынады
Районның Чаңгы үзәгендә аграр көллият студентлары арасында биатлон ярышлары узды.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Егетләр һәм кызлар чаңгы юлына теләп басты һәм беренчелек өчен көрәште.
“Яшьләрне спортка тарту, вакытларын саф һавада файдалы итеп уздыру максатыннан, барыбыз да җыелып Чаңгы үзәгенә килдек. Студентлар да, укытучылар да биредә. Кышкы көнне файдалы уздырабыз. Шул ук вакытта патриотик тәрбия чарасы да бу”, - ди аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Егет-кызлар үзләренә бирелгән араны җилдәй җитез әйләнеп килде. Төз атуда да калышмады. Җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев