“Алтын алка“ Боз сараенда “Дуслык“ Кубогына турнир узган
Хоккей турнирын үткәрүгә эшмәкәр Айдар Илалов иганәчелек күрсәткән.
(24 март, “Апастово-информ“).
Апас Боз сараенда хоккей турниры узган. Анда барлыгы биш команда – Апастан “Алтын алка“, Буадан “Арктика“, “Кайбыч“ һәм Ульян шәһәреннән “Лидер-1“ һәм “Лидер-2“ команадалары катнашкан. 2011-2012нче елгы балалар арасындагы ярышларда җиңү Кубогына – Апас “Алтын алка“ яшь хоккейчылары лаек булган. Бу хакта район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән хәбәр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев