Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас аграр көллиятендә узган көрәш ярышының баш батыры – Родион Глухов

Апас аграр көллиятендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан көрәш ярышлары узды.

(1 июнь, “Апастово-информ”).


Ярыш ачык һавада оештырылды, келәмдә аграр көллият студентлары бил алышты. 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг һәм аннан да югары үлчәү категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга бүләкләр бирелде. Көрәшнең баш батыры булып 2 курс студенты Родион Глухов калды.


Көрәшнең иганәчеләре “Апас-Мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм җирле депутат Илдар Нигъмәтҗанов.


Көрәшнең хөкемдары – аграр көллият укытучысы, күп тапкырлар баш батыр дәрәҗәсен яулаган Рафис Хәбибуллин.


Район башкарма комитеты вәкиле Ринат Гыйльфанов, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, “Алтын алка” Боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов ярышның ачу һәм бүләкләү өлешендә катнашты, студентларга уңышлар теләде.


Аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов белдергәнчә, ярышта спорт яратучылар үз көчләрен сынаган, дуслары исә аларга көч биреп, теләктәшлек белдереп торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев