Апас футболчылары – беренче
“Гран-Тау” футбол манежында шөгыльләнүче яшь футболчылар (тренерлар – Рөстәм Бикмөхәммәтов һәм Илнур Гайфуллин) Татарстан Республикасы футбол Федерациясе Кубогын яулады.
(28 март, “Апастово-информ”).
Яшь футболчылар ике көн дәвамында Аксубайда Татарстан Республикасы футбол Федерациясе Кубогына узган ярышларда катнашты. Футбол ярышлары 2016нчы елда туган балалар арасында узды. Апасның “Гран-Тау” футболчылары Аксубай, Менделеевск, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары футболчылары белән очрашып, көч сынашты. Апас футболчылары җиңү яулады.
Республика күләмендә узган футбол ярышларында тәүге тапкыр катнашкан яшь футболчыларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев