Апас Гран-Тау футбол манежына футбол уеннарын үз итүче балалар җыелды
Биредә “Ишегалды футбол лигасы” узды.
(13 март, “Апастово-информ”).
Уеннарда районыбыздан һәм Казан шәһәреннән килгән 8 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнашты. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Зәмдиханов сәламләп, уңышлар, гадел уеннар теләделәр. Турнирны ачу тантанасында шулай ук “Ишегалды футбол лигасы” проекты җитәкчесе Рөстәм Шакиров та катнашты.
Футбол башланганчы балалар интернет аша викторина сорауларына җавап бирделәр һәм шул рәвешле командаларның капитаны ачыкланды. Ярышлар көне буе дәвам итте, һәр бала иң-иң оста уенчы исемен алу өчен көрәште. Биш сәгатькә сузылган ярышлар чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде.
“Әлеге проектның үзенчәлеге шунда - биредә футбол уйнарга яратучы һәр бала да катнаша ала. Максатыбыз - балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, спортка тарту, аларны берләштерү, дуслаштыру. Ишегалды футбол турнирлары Казан шәһәрендә старт алган иде. Быел уеннар Апас районында башланды һәм биредә 140 бала катнашуы аеруча сөендерде. Бер районда да шул кадәр бала җыелганы юк иде. Димәк, Апас балалары бик актив, спортны, футболны үз итәләр”, - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев