Апас “Гран-Тау” футбол манежында эшмәкәр Азат Сафин Кубогына районара мини-футбол турниры узды
Анда 2017нче елгы һәм яшьрәк ир балалар катнашты.
(30 октябрь, “Апастово-информ”)
Ярышларда Буа районы, Кама Тамагы һәм Апастан - барлыгы биш команда катнашты.
“Бу көн бик матур спорт бәйрәменә әверелде. Балалар бик тырышып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, Буа районының“Батыр-1” командасы беренче, Апас командасы - 2нче, шулай ук Буа районыннан “Батыр-2” командасы өченче урыннарны яуладылар. Ярышларда бер бала да бүләксез калмады”, - дип хәбәр итте Апас спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Бикмөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев