Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас Сабан туеның баш батыры – Рафаэль Хәсәнов

Милли көрәш быел да олысын-кечесен үз мәйданына җыйды.

(13 июнь, “Апастово-информ”).


Районыбызның көчле, батыр егетләре үз үлчәү категориясендә бил алышты. Биредә күрше районнардан килгән көрәшчеләр дә көчләрен сынады. Апас егетләре беренчелекне бирмәде.
“Сабантуй-2021”нең баш батыры булып Апас егете Рафаэль Хәсәнов калды. Ул холодильникка һәм тәкәгә лаек булды. Рафаэль бүгенге көндә хәрби хезмәттә үзенең Ватан алдында булган бурычын үти. Сабантуйга ул махсус сорап кына кайткан иде.


“Командирдан сорап кына кайттым. Бик катнашасым килде. Көрәш белән хәрби хезмәттә дә шөгыльләнергә тырышам. Вакыт бик тыгыз, билгеле. Әмма шулай да шөгыльләнергә җаен табам. Бер айдан хезмәтемне төгәлләп кайтам”, - диде ул. Рафаэль яшьләр арасында 2 тапкыр, ә олылар арасында өченче тапкыр батыр калган. 2010 елда махсус бүләккә-машинага ия булган.
Шулай ук Ил, республика күләмендә күп җиңүләр Апас егете Азамат Мөхәммәтшин бу юлы да сынатмады. “Сабантуй-2021”нең яшь батыры булып танылды. 


Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көрәшчеләрне район башлыгы Равил Хисаметдинов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй 2021