Апас спортчылары илебездә таныла
Апас егете Радик Галиакберов – “Алтын алка” боз сараенда шөгыльнәнеп үскән оста хоккейчы. Иң беренче тренеры Ленар Мотыйгуллин була. Башта “Медведи” командасында уйнап чыныгу алды. Соңрак Казанда “Динамо”да уйнады.
Радик инде ярты еллап “Ак барс” командасының һөҗүмчесе булып тора. Шушы көннәрдә “Ак Барс” командасы уңышлы уен күрсәтеп, Россия Чемпионатында беренче урынны алды.
Апас тренерлары Радикның сенлесе районыбызның тагын бер яшь хоккейчы кызы Люция Галиакберованың уңышлары белән дә әледән-әле кызыксынып тора. Люция хәзерге вакытта Подольск шәһәрендә шөгыльләнә. Аларның хоккей командасы әле яңа гына Россия Чемпионатында икенче урынны яулап, призер булды.
Райондашларыбызның уңышлары хакында Апас тренерлары хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев