Апас спортчылары йөгерү марафонында катнашты
Казанда йөгерү марафоны узды. Биредә районның яшь спортчылары катнашты.
(13 май, “Апастово-информ”).
Алар 3 чакрым араны йөгереп килде.
“Һәркем тиешле араны вакытында йөгереп килде. Спорт безгә күтәренке кәеф һәм тагын да зур көч өстәде”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Марафонда “Алтын алка” спорт мәктәбенең чаңгы белән шөгыльләнү бүлеге спортчылары һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин катнашты.
Спортчылар медальләр белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев