Апаслылар ГТОның алтын билгеләрен алды
Физкультурачылар көне уңаеннан, спортны аеруча үз иткән райондашлар билгеләп үтелде.
(17 август, "Апастово-информ").
Барлык спорт чараларында да актив булып, үзләренең мөмкинлекләрен төрле этапларда сынап караган райондашлар ГТОның алтын билгеләренә лаек булды. Аны яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов тапшырды.
"Универсал спорт залында ГТО нормативлары тапшырырга коллективларны көтеп калам", - ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев