Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаслылар Татарстан Республикасы көнендә ГТО нормативлары тапшырды

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормативларын тапшыруга кушылучылар арта бара.

(31 август, “Апастово-информ”).



Республика көнен бәйрәм иткән мизгелләрдә дә, бер төркем райондашлар үзләрен спорт ягыннан сынап карады. Алар районның Үзәк ял паркында ГТО нормативларын тапшырды.

“ГТО тапшыру өчен, беренче чиратта, ГТО электрон системасында теркәлергә кирәк. Теркәлгәч, һәр катнашучыга УИН бирелә. Шул номер белән шәхси кабинет ачыла. Анда теркәлгән кешенең яшенә яраклы нормативлар күрсәтелә. Сайтта шулай ук күнегүләрне дөрес үтәүгә өйрәтү буенча видеоматериаллар да бар. Аннан билгеләнгән көнне комиссия алдында ГТО нормативларын тапшырырга була. Комиссия беркетмәсе системага кертелгәч, автомат рәвештә нормативны үтәү дәрәҗәсе билгеләнә”, - ди Марсель Хисамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев