Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апасның нәни хоккейчылары җиңү белән кайтты

Нәни хоккейчыларыбыз Буа шәһәрендә үткән “Без бергә” хоккей турнирында беренчелекне яулады.

(10 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Хоккей турниры “Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы”на багышланган. Уеннарда күрше районнардан килгән 2013нче елда туган балалар катнашкан. Бу хакта команданың тренеры Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
“Нәни уенчыларыбыз сынатмады. Осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтеп, иң-иңнәре булдылар”, - дип шатлыгы белән уртаклашты тренер.
Нәни хоккейчыларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез. Алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X