Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста 6нчы август көнне физкультурачылар көне билгеләп үтелә

    Спортчылар бәйрәме район башлыгы Равил Хисаметдиновның котлау сүзе белән башланачак.

    (4 август, “Апастово-информ”).



    Бәйрәмдә районыбызның спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, тренерлар бүләкләнәчәк.
    Шулай ук районыбызда яшьләргә физик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән җитәкчеләр, бүгенге көндә лаеклы ялда булган пенсионерлар һәм спорт җанлы райондашларга бүләкләр тапшырылачак.
    Спортчылар бәйрәме концерт чыгышлары һәм спорт уеннары белән дәвам итәчәк. Бәйрәм 14:00 сәгатьтә Апас Яр буенда башлана. 
    12+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: