Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста әниләр һәм балалар җитезлектә көч сынашты

Апасның универсаль спорт залында әниләр һәм аларның балалары катнашында “Күңелле старт” уеннары узды.

(25 ноябрь, “Апастово-информ”).


Апас мәктәбе укучылары, “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчаларына йөрүче балалар әниләре белән бергәләп спорт бәйрәменә килделәр. Ике командага бүленеп, төрле уеннарда җитезлекләрен сынадылар: озынлыкка сикерделәр, алкага туп керттеләр, йөгерделәр. Командалар арасында кызу уен барды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.
Әниләрне һәм балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның спорт объектлары җитәкчесе Ирек Яраханов сәламләп, уңышлары белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар.
“Безнең әниләр һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып баралар. Алар чибәрләр, уңганнар, барына да өлгерәләр. Шул ук вакытта районда узган төрле чараларда да бик теләп катнашалар. Биредә узган спорт бәйрәмендә дә алар үзләрен спорт белән дус, җитез булуларын күрсәттеләр. Хөрмәтле әниләр, сәламәт булыгыз, гаилә тигезлегендә, балаларыгыз бәхетенә сөенеп яшәгез”, - диде Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев