Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста Арамис Зәйниев истәлегенә хоккей буенча районара турнир узды

Апас “Алтын алка” Боз мәйданы ял көнендә гөр килеп торды.

  (17 март, “Апастовов-информ”).


  Биредә Апаста туып, яшьтән үк хоккей уйнап үскән Арамис Зәйниевның якты истәлегенә районара хоккей турниры үткәрелде. Әлеге матур чараны оештыруда Арамисның дуслары, сыйныфташлары, җитәкчеләр иганәчелек күрсәтте. 
  Районда яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин командаларны сәламләп, уңышлы, гадел уеннар теләде. Турнирда Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апастан ир-егетләр командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә  Апас-1 командасы - беренче урынны алды. Шулай итеп. турнирның төп призы - Кубок Апаста калды. Икенче урында - Апас-2, өченче урында - Кама Тамагы командалары. Һәр катнашучы командалар да акчалата бүләкләргә, медальләргә лаек булды. Иң яхшы уенчылар билгеләп үтелде, Дипломнар, сертификатлар тапшырылды. 
Хоккей турниры чын мәгънәсендә истәлек чарасына, җылы очрашуга әверелде.  Биредә Арамисның әнисе Рәфидә апа да катнашты һәм улы турында җылы истәлекләр барлады һәм матур чара оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Мәрхүмнең сыйныфташлары һәм дуслары да егетне бик сагынып искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев